ЯЗГЫ КҮҢЕЛ
Мин бозларга ябышып китәр идем,
Ташкын булып аккан суларда...
...Юк, китмәдем. Монда калдым әле,
Бу яз килмәс кебек тоелса да.
Өмет очкыннарын давыл йота —
Күңел исә нәкъ тә бала-чага!..
Сабый күңел белән сабый үлән
Игезәкләр сыман бу язымда.
Киләчәкне уйлап, ут йоту да
Онытылып тора бераз гына.
"Китәм!.." — дисәм, әнә кошлар кайткан!
Яңа җырлар иңә! Ишет кенә!
Күңел, күтәрелеп, канатлана:
Ашар кебек хәтта гарешкә дә.
Язның һәр мизгеле — җан җәррахы*:
Җайлап кына чүпли ярчыкларны.
Җуелмастай җәрәхәтне җуя
Һәм дәвалый җаны талчыкканны.
...Юк, китмәдем. Мин китәсе юллар
Көтәр димен, көтәр чак-чак кына...
Җанда лепелдәшкән күбәләкләр
Җир җиләкле җәйне бик сагына.
*Җәррах — хирург (гарәп теленнән кергән
алынма сүз)
2022 - 2023
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев