Предыдущая публикация
ЯЗГЫ УРМАНДА
Урман янә уянырга уйлый -
Арынмакчы кышкы йокысыннан.
Каен - уяу: яшел күзен ачкан.
Имән исә йокымсырый сыман.
Умырзая чоры үтеп бара -
Уйдыкларда гына берәм-сәрәм.
"Күрми кала идек - өлгердең! " - дип,
Башын иеп, алар бирә сәлам.
Язгы чәчәк - тәүге сөю кебек:
Аның гом(е)рен булмый һич озайтып...
Бәхет илчеседәй каршылый да
Өмет ил(е)нә кала ул озатып...
... Язгы урман бүген эскиз гына -
Иртәгәнең оеткысы кебек.
Бөек рәссам яшел тукымага
Төрле төсләр чигәр, үзе белеп.
8.05.22 - 28.04.24
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 10