Предыдущая публикация
Гүзәлия Мухаметшина сүзе.
Гөлфия Арасланова көе.
Гөлфия Арасланова башкара.
1.Гомер сукмагыннан
Парлашып атларга,
Мәхәббәт ялкынын
Мәңгегә сакларга,
Вәгъдәләр бирешеп,
Чыктыгыз юлга.
Кушымта:
Туйлар, туйлар,
Сезнең уй - хыяллар,
Безнең ак теләкләр
Җитсен гомергә.
2.Тормыш диңгезенең
Пар аккошы булып,
Яратып, сөелеп,
Син гомерлек ярым,
Бердән - берем, диеп
Яшәгез гел дә.
Кушымта:
3.Туйлар үтә китә,
Гомер дәвам итә
Бәхет сукмакларын
Салыгыз бергә.
Сез үтәр юлларда,
Булмасын киртә.
Кушымта:
Яшьлек язларыннан
Гомер көзләренә
Атлагыз сез бергә,
Бергә - гомергә. (Видео. Туегыз белән котлыйбыз, балалар. Гөлфия Арасланова).
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 6