Еллар белән үпкәләр дә үтә,
Онытыла таныш йөзләр дә.
Барына да яхшы булалмыйсың,
Саубуллашу авыр көзләрдә.
Синнән киткәннәргә үпкәләмә,
Кемнәр калган,алар яныңда.
Барына да яхшы булып булмый,
Якын кешең якты таңыңда.
Авыр сүзләр әйтмә якыннарга,
Алар терәк тормыш көткәндә,
Син үзең дә кирәк һәм терәк бул,
Гомер сукмагыннан үткәндә!
Барына да яхшы булып булмый,
Начарлык та кылма башкага!
Яшә үзең аңлап белүеңчә,
Намусыңны сатма акчага!
Барысын да аңлап бетеп булмый,
Кирәк түгел аңлау барын да.
Киткәннәре китсен, туктатма да,
Кирәкләре синең яныңда.
Барына да яхшы булып булмый,
Кешеләрнең хол(ы)кы төрлечә.
Үзгәрәме кеше заман белән,
Үзгәрәме ,әллә, төшенчә?
Фирдат Валеев.Чулпан.
14.04.2024.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 3