22 бүлек
– Уйлармын Камил. Барысы да гади түгел. Мин дә үзгәрдем бит, тормыш аз кыйнамады, – диде кыз.
– Шул уйлаганда мине онытмасын өчен гел күз каршында йөрермен. Әйдә, кайтарып куям, – дип Ләйсәнне машинага утыртты...
Төне буе йокламады кыз. Киемнәренә одеколон исе сеңгән, бите колагы, иреннәр мәхәббәттән яна. Әйтерсең лә күңелне икегә аералар, бер якта Камил, икенче якта Алмаз. Теге боз йөрәк тә уянып килә... Шул тынгылык бирми. Ник кенә эри
башладың соң? Туң булганда рәхәт иде бит, акыл белән генә яши идем. Ике ут арасында калдым. Нишлим соң? ...дип
өзгәләнде кыз.
Камил да өйгә кайтты. Егет беренче тапкыр бусаганы үзе генә түгел, шул зәңгәр күзле кыз белән атлап керәсе килде. Мондый хис булганы юк иде әле.
"Барби, минем Барби, барыбер көрәшә алмыйсың бит. Яратасың, яратасың" – диде Камил.
Ике көннән кырда бәрәңге бетте. Камил уңышны сатып бетерү өчен көн-төн тырышты. Шулай итеп хуҗалык кассасына көтелгән акчалар керде. Ягулык өчен бурычны түләделәр. Бәйрәмгә дә бераз калды әле.
Ә Фирдүс Рәзилә янына шәһәргә
китте...
Фирдүс ишек шакыды, Рәзилә ачты, күргәч, кара янды. Кечкенә Алия Фирдүс абыйсын күрүгә йөгереп килеп кочаклады.
– Монда син генә көтәсең ахры мине Алия, – дип ир кызчыкка дип алган курчакны бирде.
– Алия, төш ул алдакчы итәгеннән! – дип кычкырды Рәзилә.
– Бар, Алия курчагың белән уйна әле. Әниең белән сөйләшеп алыйм, – диде Фирдүс. Кыз курчагын алып уйнарга китте.
– Рәзилә, әйдә сөйләшик инде. Утыр әле, – диде ир.
Рәзилә ачуланып торса да, каршысына утырды.
– Рәзилә, син бит юкка үпкәләдең. Мин Рәшидә янына ишек ремонтларга, аннары улының туган көненә кереп чыктым, – диде Фирдүс.
– Кереп чыккач, әйбәт бит инде. Монда кадәр шуны сөйләргә килдеңме? – диде Рәзилә.
– Безнең арада берни булмады. Ант итәм. Эчмим хәзер, миңа тормыш итәргә син кирәк Рәзилә. Кыр эшләре булды, шуңа тиз килә алмадым. Тик бер дә уемнан чыкмадың. Рәшидә белән аралар бетте, – диде ир.
Рәзилә дәшмәде.
– Я, ник тын гына торасың? –дип Рәзиләнең кулларыннан алды, кочагына кысты. Рәзилә дә кочаклады.
– Вакытында аңлавың әйбәт Фирдүс, син бит эчкече түгел. Тагын бер Рәшидә белән күрсәм, барлыгымны оныт, – диде Рәзилә.
– Миңа кияүгә чыгасыңмы?– диде Фирдүс.
Рәзилә әкрен генә башын какты. Фирдүс сөйгәнен кочаклап-үпте...
Вәсилә өч көн буе эшкә килмәгән иде. Йөклелекне авыр кичерә. Бүген ниһаять, кәефе бар.
– Мин сорарга оныттым, Теге көнне свидание ничек булды соң? – диде дус Кызы.
– Камил очрашыйк, ди. Мин ризалык бирмәдем анысы. Уйлармын дидем. Уффф, Вәсилә, ике ут арасында мин. Алмаз да һаман шалтыратып тора, озакламый кайтып китәрмен, ди. Камил да тынычлыкта калдырмавын әйтте, – диде Ләйсән.
– Алмазыңны белмим, тик безнең Камил Гомәрович үзенекен ычкындырмый. Ничек син эремәдең соң әле? – диде Вәсилә.
– Мин бит элеккеге Ләйсән түгел. Урак беткәч, өйләнешәбез, ди Камил. Ул җитдиләнгән Вәсилә, көннән-көн үзгәреш бар, – диде кыз.
–.Дааа... Камилдан "өйләнешәбез" дигән сүзне ишетү, ул зур нәрсә, тик ышанма әле. Алмазыңны уйла, аны ышандырып кайттың бит. Үзеңнең Камилга кияүгә чыгасың киләме? – диде дус кызы.
Ләйсән кызарып китте.
– Киләәәә, күреп торам. Дилүс белән икәү синнән көлделәр, ничек шуны тагын ярата, кичерә аласың? – диде Вәсилә.
–Мин бит әле ризалашмадым. Уйлыйм, дидем. Тик...тик өч көн күрмәдем, шундый сагындым. Ә Алмазны хәзер ике айга якын күрмәгән, андый хисләр юк– диде кыз.
Вәсилә кул гына селтәде.
– Кечкенә вакытта һинд киноларын күп карагансың. Барысының да ахыры яхшы бетә идеме соң Ләйсән? –дип сорады Вәсилә.
– Юк, кайберләре гомерлеккә
аерылышалар иде, – диде кыз.
– Менә шул, шул, – диде дус кызы.
Шунда кибеткә Дилүс керде.
– Ооо кемнәр килгән! Нәрсә бәрәңге, чөгендер утырттыңмы Дилүс? Алайса кыр белән яшелчә сөйләп гомерең үтә бит, – диде Вәсилә.
– Ярар, төрттермә әле. Ләйсән, синең белән сөйләшәсе иде. Чыгып кына керә алмассың микән? – диде Дилүс. Ләйсән ризалашты...
Камил фермага яңа сыерлар кайтарту эше белән мәшгуль. Кичен конторада кабинетында берүзе утырып калды. Шәһәрдәге бабасыннан калдырган квартираны сатарга документлар
барлап утырды. Шунда ишек
шакыдылар. Эльмира керде.
– Камил исәнме, синең белән сөйләшәсе бар, – диде кыз...
Эльмира елап җибәрде.
– Камил, әти көннән-көн сула. Бу "рак" дигән кабахәт авыру аны алып китә ахры. Ул бөтенләй хәлсезләнде. Сине күрергә тели. Килеп кенә кит әле мөмкин булса,– диде кыз.
Камил сүз дәшмәде, костюмын алды да ишеккә юнәлде.
– Әйдә киттек, – диде егет.
Камил барып күрсә, ул элеккеге Наил түгел иде. Нык ябыккан, йөзе ап-ак, күзләре өметсез карый.
– Исәнмесез Наил абый, сез мине чакырттыгызмы? – диде Камил. Наил хатыны белән кызына "чыгыгыз" дип ымлады.
Чыгып киттеләр.
– Камил, сизеп торам: минем күп гомерем калмагандыр. Көтмәгәндә ябышты бит бу чир. Тикмәгә түгел. Икмәк каргышы бу, ул тотты мине. Икмәк кадәр икмәк яндырдым бит. Сиңа Эльмираны кияүгә алмыйча көлеп йөрүеңә ачуым килде. Аннары синең кебек әзер тормышта туып-үскән малайлардан көнләштем. Миңа, әтисез, әни белән генә үскән малайга -җиңел булмады. Гафу ит мине улым, кичер. Бәхиллегеңне алмыйча үлә алмам кебек, – диде Наил.
Камил аптырап калды. Менә кем аркасында хәзер дә нужа курә ул. Ә бит күпме хәсрәтләнде, әбисе бу кайгыны кичерә алмады.
– Халык кичерсен сезне Наил абый. Сез бит миңа түгел, авылдашларыгызга үч иттегез, алар икмәген яндырдыгыз. Әгәр дә мин вакытында чәчүлек таба алмаган булсам, ферма, халыкның терлекләре ач кала иде. Икенче елга да чәчүлек тә булмый иде. Терелегез, – диде дә чыгып китте фермер.
Капка төбендә Эльмира озатты.
–Әти белән нәрсә сөйләштегез? – диде Кыз.
– Сиңа кирәкми ул. Әнә әтиең сөйләсен, диде егет.
– Камил, әйдә, яңадан бергә яшик инде. Мин сине яратам, – диде участковый кызы.
– Бу хакта оныт, берәр әйбәт егет табып кияүгә чык, – диде дә Камил машинасына утырып китеп барды...
Дилүс белән Ләйсән дә сөйләшәләр иде.
– Ләйсән мин бер кыз белән очрашам. Аңа өйләнергә исәп. Тик барыбер сине яраткан кадәр яратмыйм. Әгәр дә өйләнмә дисәң, өйләнмим. Синең бер сүзең җитә, – диде Дилүс.
– Өйлән Дилүс. Син минем өчен дус, башкача күз алдына да китерә алмадым. Бәхетле бул,– диде Ләйсән.
–Син тәки аңарга өметләнеп яшисеңме? – диде Дилүс Камилне күз алдында тотып.
– Мин әлегә алдагы тормышымны төгәл белмим. Тик син анда юк. Никахың озын гомерле булсын, уңышлар телим, – диде кыз...
Фирдүс Рәзилә белән аралашып кайтканнан соң, шатланып йөрде.
–Тизрәк алып кайтсын да никах
укытыгыз. Абыеңны белмәссең, тагын Рәшидә ягына сыпыртмасын. Теге юха елан тормыш бозарга сәбәп табар ул, – дип киңәш бирде Вәсилә Ләйсәнгә. Рәзилә белән килештереп, никахны озаклатмадылар. Фирдүс Рәзиләне шәһәрдән бөтен әйберләре белән авылга төяп алып кайтты. Өч кыз - Ләйсән, Вәсилә, Рәзилә зур булмаган табын әзерләделәр. Чакырырга әллә ни кеше дә юк иде. Рәзилә ягыннан гына кунаклар кайтты. Ләйсән Мәдинә апасын дәште, анысы дальнобойщик белән дуслашкан, ул рейстан кайта, диде. Мәдинәнең аның белән кайтырга исәбе булса да, Ләйсән кырт кисте, ул ирне күрәсем килми, диде. Әлфис тә кайтты. Ләйсән дә, Рәзилә дә авылда булгач, кыенсынды егет. Аларга ул туганнары кебек ияләшкән
иде.
Көндез никах булса, кичен яшьләр өчен табын булды. Бүләк алып Камил да килде. Җитәкче буларак үз сүзен әйтте. Бик кыстагач, табынга утырды. Ләйсән янына. Тик озак тормады фермер, кайтам, иртәгә шәһәргә эшләр буенча китәсе бар, диде. Эш дигәне шул бабасы квартирасын сатып кайту иде. Сыерларны кайдан кайтартуын алдан ук белешеп куйган иде. Аны озатырга Ләйсән чыкты. Әлфис тә иярде. Бераз салып алган Әлфис күп сөйләнде, Камилга ашарга пешерү серләрен җиткерергә тырышты.
–Мин кухня эше буенча оста түгел. Шуңа бик аңламыйм да, - диде Камил.
– Син безнең ашханәне белмисең шул. Бер дигән кухня анда! Ләйсән белән шунда таныштык бит. Әйбәт кыз ул. Ләйсән, хәтерлисеңме син икәү уздырган йокысыз төнне? Шунда ай-яй рәхәт булды иде, – диде Әлфис. Сүз Ләйсәнне Мәдинә апасы
квартирасыннан куып чыгарган төн турында бара иде. Әлфис күңелен бушатып сөйләшеп утыруын әле дә оныта алмый иде. Бу - төне буе аны тыңлап аңлаган өчен Ләйсәнгә үзенчә рәхмәт белдерүе иде.
Камилның чырае үзгәрде.
–Ләйсән нинди йокысыз төн ул? – диде Камил.
Кыз чытырдатып күзләрен йомды...
Ләйсән каушап аңлата башлады.
–Мин яшәргә урыным булмагач,
урамда калган идем. Әлфискә рәхмәт, сыендырды, – диде кыз.
Камил бу сүзгә җавап бирмәде.
Кеше алдында кызып китмәү, хисләрен тышка чыгармау гадәте әтисеннән килә иде. Гомәр шундый булды: күп еллар җитәкче булып, хатын-кыз кебек кеше алдында чәпченмәде. Тик Ләйсән егетнең эндәшмәвеннән, йөзеннән барысын да сизде.
– Ярар, мин ике көнгә шәһәргә китәм, эшләрем бар. Сау булыгыз, – диде дә Камил машинасына утырып китеп барды.
– Әлфис авызыңа чиләк кенә кидертер идем. Ник кенә телеңне тыя алмыйсың икән, – диде Ләйсән ачуланып.
– Мин киресенчә, сине мактадым гына, нәрсә әйттем соң шулкадәр? – диде егет.
– Аның алдында кирәкми иде. Көнләште бит, – диде Ләйсән башын тотып.
– Ник син Алмаз белән очрашмыйсыңмы? Ул бит егетен, – диде Әлфис.
– Башым катты. Нишләргә соң? диде Ләйсән...
Икенче көнне кыз кунакларны озатты.
– Хәзер шәһәргә китәсеңдер инде, абыеңның тормышы җайланды– эчми, Рәзилә төпле хатын тотып тора ул аны, – диде Вәсилә.
– Камил үпкәләп китте. Юк сүз аркасында. Кайтсын, аңлашабыз, аннары китү-китмәү турында карар кабул итәм, – диде кыз.
– Тәки шул "красивый сволочь" ычкындырмый сине. Нинди генә авыру булды соң бу?– диде Вәсилә.
– Сволочь түгел ул. Күпкә үзгәргән, – диде Ләйсән.
– Әәәә аңлашылды. Безнең көчле мәхәббәт тагын әйләнеп кайтты. Тагын сүз әйттерәсең килми, – диде дус кызы.
– Яратам мин аны Вәсилә. Киткәненә беренче көн өзелеп сагындым. Ә менә Алмазны ике ай күрмәгән, күңел кайтмасын, дип тели, – диде кыз.
– Алайса Алмаз белән араларны өз. Ике куянны бергә тота алмыйсың, – диде дус Кызы.
– Камил кайтсын әле аңлашыйк, аннан шунда ук шәһәргә китәм, Алмазның үзенә җайлап аңлатам. Андый нәрсәләрне телефон аша сөйләшмиләр инде, – диде Ләйсән.
– Камил кайткач ук бәйрәм уздырабыз дигән. Бүләкләр алырга Ирек тә акча бирде, –диде Вәсилә.
– Миңа бәйрәм хәсрәт түгел, үзе тизрәк кайтуы бәйрәм, – диде кыз.
Туңган йөрәк тәмам эрегән иде. Зрәгә тиз эреде әле ул...
Камил әнисе янына килде. Римма улын сагынган, елап кочаклады.
– Бердәнберем минем, улым, мәшәкатең күп ахры, олыгаеп киткәнсең, – диде әнисе. Улын сыйлады.
–Әни синең белән барысы да әйбәттер бит? – диде Камил.
– Ярый улым. Кибетләр эшли, әле чит илгә барып ял итеп кайттым, – диде Римма.
– Ə шәхси тормышта ничек? – диде егет.
– Үзем генә, –диде хатын.
– Әни, мин кем беләндер очрашуыңа каршы түгел. Тик монда әти квартирасына алып кайтма, әти әйберләренә кагылдырма. Әти синеке һәм минеке, башка кешенен анда эше юк, – диде Камил.
Римма янәдән улын кочаклады.
– Рәхмәт улым. Кара әле, утыргансың син, элеккеге күңел ачып туя алмый торган улым кая китте? – дип шатланды әнисе...
Камил квартира сату эшенә кереште... Рәшидәнең кырда бәрәңге алган акчалары бетте, Фирдүсне өенә китереп йөрү дигән уйдан да кире кайтты. Аның өйләнгәнен белгәч, кыенсынды хатын. Рәхәт иде әле, Фирдүс тыкрык буйлап эшкә барганда йомышын әйтә иде, акча бирүдән дә баш тартмас иде.
Ә Фирдүс киресенчә, өйдә тавыш чыкмасын, дип тыкрыктан түгел, башка урамнан эшкә менә башлады. Тыкрыкта күпме көтеп аргач, Рәшидә эшкә аның янына менде. Паркта кеше куп иде. Госман да шунда. "Өстерəлчек, өйләнгән ире янына килеп йөри. Миннән китте дә. Миннән
тиз генә ычкына алмассың", – дип ир йодрыкларын төйнәде.
Йортта бер тиен акча калмагач, Рәшидә Фирдүстән бурычка сорап торды.
– Хуҗа сыерлар кайтарткач, сыер савучы булып эшкә керәм. Әлегә акча биреп тор инде Фирдүс. Башка сорар кешем юк, –диде хатын.
– Рәшидә бөтен кеше алдында минем янга ник килдең? Өйләндем мин, башка сине күрмим! Акча Рәзиләдә, үзең эшләп аша, – диде Фирдүс.
үзең эшләп аша, - диде Фирдүс. -Шуны шәһәрдән сөйрәп кайттың, җайланган булыр идек әле, - диде хатын.
– Бар, тагын бер минем янга киләсең икән, кеше алдында эт кебек куам, – дип кырт кисте ир... Рәшидә еларга җитешеп кайтып
китте...
Кич өендә аш пешергәндә ишек ачылды. Госман исерек һәм нык ачулы иде.
–Парк себеркеce! Хәзер күрмәгәнне күрсәтәм, – диде ир...
Госман котырды.
– Мине хурлап чыгып киттең дә, хәзер Фирдүс артыннан өстерәләсең. Аңардан кайсы җирем ким? Санга сукмаган буласың, – дип ир бар көченә урындык белән аягына китереп сукты. Рәшидә көчле авыртудан китеп ауды. Кычкырып елады.
– Чыгып кит кабәхәт, кайчан бу йортка сукмакны онытырсың? – дип кычкырды хатын.
Ир туктарга уйламады да, эченә, битенә аяк белән тибеп кыйнады. Рәшидә аңын югалта башлады. Улы Марат кайтып кермәсә, ни булган булыр иде, бала бу хәлне күреп күршегә йөгерде. Күршедәге ирләр Госманны көчкә туктаттылар, участковый чакырттылар. Бу участковый Наил түгел иде, Госманны тиз генә богаулап алып, машинага этеп кертте. Район милиция бүлегенә алып китте.
Ә Рәшидәне больницага озаттылар. "Скорый" фельдшеры аягы нык җәрәхәтләнгән, дип әйтте. Марат әнисенә сарылып елады.
– Әни мин кем белән калам? Әни китмә инде, – дип елады сабый.
– Улым мин больницадан кайтканчы, Фирдүс абыең янына бар. Ул куып чыгармас. Бабаң янына кайтма, ул да Госман сыңары, – диде Рәшидә киткәндә...
"Скорая" машинасы югалганчы карап калды сабый. Аннан капкага йозакны элде дә, Фирдүс абыйсы өенә китте. Ишегалдында йөргән Фирдүс Маратны күргәч шаккатты.
– Нишләп йөрисең?–дип сорады.
– Әнине Госман абый кыйнады. Өйдә кеше калмады. Әни Фирдүс абыең янына бар, диде. Ул больницадан кайтканчы, – диде бала башын аска иеп... Рәзиләгә ничек әйтергә?..
Ләйсән Камилне көтеп тилерде. Юк та юк. "Әллә шәһәрдә калырга уйлаган" дигән куркулы уйлар да башына керде...
Ә Камилнең квартира сату эше озакка сузылды. Сатып алучылар тиз табылмады. Ниһаять, эшен бетерде, завферма Булатны чакыртып алып, башка районга сыерлар алырга киттеләр. Икенче көнне фермага бер-бер артлы машинага төялгән сыерлар кайта башлады. Камил нык сөенә иде.
–Чын колхозникка әверелдем мин Булат. Элеккеге Камилга сыер кайтканга шатланачаксың, дип әйтсәләр, ул кычкырып көләр иде. Ә хәзер мин карап туя алмыйм. Алайса зданиеләр буш иде. Көнлек сөт акчасы булмагач та авыр бит, – дип сөенде.
Дәвамы бар
" Буа кызлары"
Автор
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 161