Була шундый кешеләр,
Хәлеңә кергән була.
Елан кебек шуышып,
Эчеңә кереп тула.
Синең бөтен эч сереңне,
Сыгып, белеп бетерә.
Ә менә инде аннан,
Тирә- якка җиткерә.
Аллаһ та бит әйтә икән:
"Сөйләмәгез һич гайбәт.
Өч көнлек бу дөньялар да,
Яшәгез бары әйбәт".
Аллаһ әйткән бу сүзләрне,
Тыңлыйк әле җәмәгать.
Дөнья иркен, гомер кыска,
Шуңа булыйк канәгать.
Фат. Әлфия.
Я син Аллам Адәм ни эшли?
Гаепли кешенекен.
Гөнах җыям диеп белми,
Сөйли ул үзенекен.
Бу дөньяда кем соң әле,
Хатадан азат булган?
Туган чакта гына менә,
Бер хатасыз ул туган.
Аллаһ биргән гомер менә,
Үтелми шул хатасыз.
Тикшермик без әй кешене,
Хаталы шул барчабыз.
Барча Адәм баласына,
Өч көнлек бит бу дөнья.
Гөнах җыймыйк, сөйләмик без,
Дөньяга кем дә сыя.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 10
Курыкмый гөнахтан?
Күргән күк сөйли ул,
Яңартып,кабаттан.
Һич бер кем уйламый,
Әйтелгән сүзләрен.
Ул сүзләр йөрәккә,
Ук булып кергәнен.
Әллә соң шуңардан,
Бәндәң тәм табамы?
Гөнахлы сүз сөйләп,
Шул яшәү буламы?
Уйласаң бу фани дөньяда,
Я Аллам туры юл бармы соң?
Гөнахлы сүз сөйли бәндәләр,
Күңелләр шул тикле тармы соң?
Аллаһтан бирелгән гомерне,
Гөнахсыз ничектә үтәргә.
Бәндәңә сабырлык бир Аллам,
Көч-куәт бир инде түзәргә.
Була шундый кешеләр,
Хәлеңә кергән була.
Елан кебек шуышып,
Эчеңә кереп тула.
Синең бөтен эч сереңне,
Сыгып, белеп бетерә.
Ә менә инде аннан,
Тирә- якка җиткерә.
Аллаһ та бит әйтә икән:
"Сөйләмәгез һич гайбәт.
Өч көнлек бу дөньялар да,
Яшәгез бары әйбәт".
Аллаһ әйткән бу сүзләрне,
Тыңлыйк әле җәмәгать.
Дөнья иркен, гомер кыска,
Шуңа булыйк канәгать.
Фат. Әлфия.
Я син Аллам Адәм ни эшли?
Гаепли кешенекен.
Гөнах җыям диеп белми,
Сөйли ул үзенекен.
Бу дөньяда кем соң әле,
Хатадан азат булган?
Туган чакта гына менә,
Бер хатасыз ул туган.
Аллаһ биргән гомер менә,
Үтелми шул хатасыз.
Тикшермик без әй кешене,
Хаталы шул барчабыз.
Барча Адәм баласына,
Өч көнлек бит бу дөнья.
Гөнах җыймыйк, сөйләмик без,
Дөньяга кем дә сыя.
Фат. Әлфия.