Предыдущая публикация
Язгы ташу вакыты җиткән саен ,
Искә төшә хәрчак шул чаклар .
Әле хаман балкып яна төсле ,
Боз өстенә яккан учаклар .
Боз киткәнен озаталар төсле ,
Сөн буйларын күмеп җыр - моңга .
Язның ямьле кичен тагыда ямьләп ,
Кушыладыр төсле гармуннар .
Төсле дә бит , юк шул , инде күптән ,
Тынып калган елга буйлары .
Шушы мизгел җитсә әйләнә дә ,
Яшьлегемә кайта уйларым .
Бала чакның хәм дә яшьлегемнең ,
Иң гүзәл бер чоры иде лә .
Җырлый - җырлый бозлар озата идек ,
Кушылсын дип тизрәк Иделгә .
Боз киткәндә хәрчак сагындырып ,
Исләремә төшә шул чаклар .
Очкын чәчеп хаман яна төсле ,
Боз өстендә яккан учаклар .
Кайда икән кайда шул чаклар ?!
Дания Шарифуллина .05 .04 .24 .
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев