.
(Авырып ятканда туган уйлар ) .
Бүген башка шундый уйлар килде ,
Әгәр әҗәл килсә нишләрмен ?
Күреп калсам аның килгәнлеген ,
Йөгереп чыгып ишек бикләрмен .
Керә күрмә берүк әҗәл абзый ,
Миңа әле иртә диярмен .
Алып китәм барыбер дия калса ,
Матур күлмәгемне киярмен .
Бераз гына иннек сөртермен дә ,
Тәмле хушбуемны сибәрмен .
Шушы уйларымнан үз - үземә ,
Әллә соң син димен юләрме ?
Әҗәл килә калса ай - хай димен ,
Болар өчен вакыт бирерме ?
Кем белә бит аның ничегрәк ,
Кайчанрак сиңа килерен .
Беләм , аңлыйм , үз вакыты җиткәч ,
Беркем кала алмый үлемнән .
Яшиселәр килә , берәүнең дә ,
Үләселәр килми бүгеннән .
Әмма шуны аңлыйм , хәр бер көнне ,
Соңгысыдай көтеп алу кирәк .
Әҗәл каршысында без бер мескен ,
Туктап калса әгәр беркөн йөрәк .
Дания Шарифуллина . 30 .04 .24 .
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 4