Предыдущая публикация
(Уенлы - чынлы ).
Бу арада берни яза алмыйм ,
Әллә кая , илхам югалды .
Менә тагын утырам , башта уйлар ,
Илхамымны эзләп юл алды .
Уйлар артыннан киттем мин үземдә ,
Илхам эзли - эзли чабабыз .
Уйлар алга әйди , син бирешмә , диләр ,
Аны хәзер эзләп табабыз .
Тапсак әгәр аны тотып алып ,
Бастырырбыз синең каршыңа .
Юаталар мине шулай уйлар ,
Алар йөгерә хәм мин ашыгам .
Эзләп йөри торгач арып киттем ,
Булмаса дим әйдә кайтыгыз .
Уйлар белән җитәкләшеп киләм ,
Кем янында йөреп ята икән ,
Илхамымны алды кайсыгыз ?
Дания Шарифуллина .12 .04 .24 .
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев