Бәхет нәрсә ? Бу сорауга ,
Кем бирер дөрес җавап !
Хәркем чамалый бәхетне ,
Үз чамасына карап !
Кем өчендер бәхет дигән ,
Төшенчә ул - күп акча !
Кемдер "Бәхет " дип сөенә ,
Әгәр дә байлык тапса !
Төшемле эш ,яхшы фатир !
Кемдер күрә бәхеткә !
Берәүләр шундый бәхетле ,
Менсә биек тәхеткә !
Машинаның кыйбатлысы ,
Затлы тун хәм алтыннар !
Иң олы бәхеткә саный ,
Кайбер ир хәм хатыннар !
Чит илләрдә ял иткәннәр ,
"Бәхет " диеп сөенә !
Берәү әйтә :"Мин бәхетле "!
Кайтып керсә өенә !
Чынлыкта дуслар ,бәхет бит ,
Безнең аяк астында !
Бәхет - җирдә яшәвебез ,
Әгәр тойсаң барсында !
Яраткан эш - үзе бәхет ,
Карамый акчасына !
Бәхетле итеп тоярсың ,
Елмайсаң барчасына !
Сине хөрмәт иткән дуслар ,
Туганнар булу - бәхет !
Бәхет - әгәр яши алсаң ,
Кешегә шатлык өләшеп !
Бәхет - сөйгән кешең булу ,
Оныклар , балаларың !
Сау - сәламәт булсаң бәхет !
Табыла калганнары !
Бәхет - матди байлык түгел ,
Бай булсын безнең күңел !
Бәхет - илем тынычлыгы !
Хәм аяз булса күгем !
Дания Шарифуллина . 20 .03 .2018.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 19