Предыдущая публикация
Каршылыйлар, чыгып юлларыма,
Яшь имәннәр үскән тауларым.
Эчәргә дип, тәмле чишмә суың,
Кайттым әле сиңа, Тауларым.
Җиләк җыям Нагыштау буенда,
Гаҗиз калам кошлар уйнына.
Колачымны җәеп, керер булам
Назлы чәчәкләрнең куйнына.
Нурлар сибеп, алсу таң атканда
Чишмәләргә илтә юлларым.
Авылкаем, исләремдә әле
Синдә үткән яшьлек елларым.
Табыныңда токмачлы аш белән
Бигрәк тәмле авыл икмәге.
Туган авылым, син бит күңелемә
Илһам биргән җыр,моң чишмәсе.
Йолдызларның нуры яктысында,
Сихәт алып, иркен суладым.
Җырым аша, моңнарыма урап,
Чиксез сөюемне юлладым.
Дамир Валеев,
Таулар.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 15