МЕНӘ БУ МӨҺИМ КАГЫЙДӘНЕ ИСЕГЕЗДӘ КАЛДЫРЫГЫЗ:
Хәфиз Ибн Касир болай диде: «Кешеләрнең сүзләре һәм эшләре пәйгамбәрнең (Аллаһның салаваты һәм сәламы аңа булсын) сүзләре һәм эшләре белән чагыштырыла, һәм аның сүзләре һәм эшләре белән туры килгән нәрсә кабул ителә, ә аларга туры килмәгән нәрсә, аларны кем генә әйтсә һәм эшләсә дә, кире кагыла». (“Ибн Касирның тәфсире” 3/415)
Кешеләрнең гомер буе ниндидер гамәл кылулары яки ниндидер карашлары аларның хакыйкатьтә булуларын һәм гомер буе дөрес эшләгәннәрен күрсәтми! Хакыйкатьтә бары тик шул кеше, кемнең гамәлләре һәм карашлары Коръән һәм Сөннәт дәлилләренә нигезләнгән.
Һәм: "Ләкин барысы да/күбесе дә шулай эшли!" - дигән сүзләр белән алданмагыз.
Аллаһ Тәгалә Коръәндә болай дип әйткән:
وَلَٰكِنَّ أَكْثَرَهُمْ لَا يَعْلَمُونَ
"Ләкин аларның КҮБЕСЕ белемсез". (Изге Коръән 6:37)
Шулай ук Аллаһның бу сүзләреннән уйланыгыз:
بَلْ أَكْثَرُهُمْ لَا يَعْلَمُونَ ٱلْحَقَّ ۖ فَهُم مُّعْرِضُونَ
"Әмма аларның КҮБЕСЕ хакыйкатьне белмиләр һәм аннан баш тарталар". (Изге Коръән 21:24)
Һәм Пәйгамбәребезнең (Аллаһның салаваты һәм сәламы аңа булсын) сүзләрен дәлил буларак китерү җитәрлек, ул (Аллаһның салаваты һәм сәламы аңа булсын) әйтте: "Минем өммәтем ҖИТМЕШ ӨЧ төркемгә бүленер. Җитмеш ике төркем — Утта, ә БЕРСЕ — Җәннәттә". Аның сәхәбәләре аннан болай дип сораганнар: "Кем соң алар — сакланып калган төркем?!” Моңа Пәйгамбәр (Аллаһның салаваты һәм сәламы аңа булсын): "Алар — миңа һәм минем сәхәбәләремә ияргәннәр", — дип җавап бирде. (Әхмәд 4/102, Әбу Дауд 2/503 һ.б.
Карагыз әле, Җәннәттә кем булыр: кешеләрнең күпчелегеме әллә азчылыгымы? Азчылыгы! Ә алар үзләренең барлык сүзләрен, эшләрен һәм ышануларын кешеләрнең гамәлләренә түгел, ә сәхәбәләрнең аңлавындагы Коръән һәм сөннәт дәлилләренә нигезләгәннәр!
Шуңа күрә ата-бабаларыгызның гомер буе ашлар оештырганнарын, кабер ташлары куйганнарын, үлгән хәзрәттән яңгыр сораганнарын, Мәүлидне (Мөхәммәд пәйгамбәрнең (Аллаһның салаваты һәм сәламы аңа булсын) туган көнен) билгеләп үткәннәрен, үлгәннәргә Коръән укыганнарын, мәҗбүри намазлардан соң кулларын күтәргәннәрен һәм башкаларны күрсәгез, алардан сорагыз: АЛАРНЫҢ КОРЪӘННӘН ЯКИ СӨННӘТТӘН БУ ГАМӘЛЛӘРНЕҢ РӨХСӘТ ИТЕЛҮЕНӘ НИНДИ ДӘЛИЛЛӘРЕ БАР?
Һәм ышаныгыз, алар сезгә бернинди дәлил дә китермәячәкләр, чөнки аларда дәлилләр юк! Ләкин бу һәм аларга охшаш гамәлләр — кешеләрнең буыннан-буынга тапшырылган һәм ялган рәвештә Исламга нисбәтләнгән гореф-гадәтләре һәм йолалары гына.
Шуңа күрә һәрвакыт дәлил сорагыз һәм, иң мөһиме, алар сезгә биргән дәлилләр дәлил булырак яраклы булуына карагыз! Чөнки алар сезгә ялган, дөрес мәгънәдә аңлатылмаган хәдисләр яки Коръәннән ялган аятьләр китерергә мөмкиннәр, әлбәттә, ул дәлилләр хак булмас һәм аларның гамәлләрен дә, ышануларын да акламас.
Әгәр бер кеше Коръәннән вә сөннәттән дәлилләрне махсус калдырса һәм кешеләрнең сүзләрен вә гамәлләрен сайласа, ул кеше, әлбәттә, һәлак булыр һәм Аллаһ аны туры юлдан адаштырыр.
Чөнки Аллаһ Тәгалә безгә кешеләр артыннан (әгәр аларның кылган гамәлләре хак дәлилләргә нигезләнмәсә) түгел, ә бары тик Мөхәммәд пәйгамбәр (Аллаһның салаваты һәм сәламы аңа булсын) артыннан гына иярергә боерган. Аллаһ Тәгалә болай дип әйтте:
قُلْ أَطِيعُوا۟ الله وَأَطِيعُوا۟ ٱلرَّسُولَ ۖ فَإِن تَوَلَّوْا۟ فَإِنَّمَا عَلَيْهِ مَا حُمِّلَ وَعَلَيْكُم مَّا حُمِّلْتُمْ ۖ وَإِن تُطِيعُوهُ تَهْتَدُوا
"(Әй, Мөхәммәд, кешеләргә): "АЛЛАҺКА буйсыныгыз һәм РӘСҮЛГӘ буйсыныгыз", — дип әйт. Әгәр моннан баш тартсагыз, ул бит үзенә йөкләнгән нәрсә өчен җаваплы, ә сез үзегезгә йөкләнгән нәрсә өчен җаваплы. ӘММА ӘГӘР СЕЗ АҢА ИТАГАТЬ ИТСӘГЕЗ, ТУРЫ ЮЛДАН БАРЫРСЫЗ." (Изге Коръән 24:54)
© Татарча Тәүхид
Нет комментариев