Илле җиденче җәй каршыладым. Күп тә кебек, әгәр санасаң. Җирдә яшәп туеп буламы соң – Бик әз кебек уйлап карасаң. Елдан елга шуны аңлый барам – Шәбрәк чаба вакыт көн саен. Алдагысы билгесез булганга Үткәннәрне саг(ы)нам мөгаен... Үкенерлек яшәмәдем кебек. Шунысы гына бераз үкенеч: Гомеремнең иң матур еллары Сизелмичә генә үткән ич! Күп хыяллар, шөкер, чынга ашты. Ни сорарга белмим теләккә. Тик шул гына – тагын берничә җәй Көтәм язмышымнан бүләккә. Физәлия Дәүләтгәрәева
added a photo
26 May
Алёна Дулина
6 Apr
Фарида Юмаева
26 May
Show more