Безнең кавышу - 1990 елның 20 июлендә булды.
Ул вакытта законнар шундый иде - бары тик теркәлү урыны буенча язылыштыралар. Студент булгач, мәжбүриләп авылдан пропискадан төшертеп, тулай торак бүлмәсенә теркәп куялар иде. Менә шулай, “шәһәр кешеләре” булгач, авыл советында рөхсәт булмады, Казанның Совет районы ЗАГС бүлегендә язылыштык без.
Без - кияү-кәләш “жиделе” Жигули машинасында, башка кунаклар Дөбьяз совхозының “борынлы” автобусына төялеп барды ЗАГС бүлегенә.
Әле дә хәтеремдә, бик эссе көн иде, тонировкалы тәрәзәле Жигулида янып-пешеп беткән идек туй костюм - күлмәкләреннән😅.
Авылда язылышмауның уңай ягы шул булды - балдаклар алышу мизгелләрен профессиональ фотограф төсле фотога төшерде, гомерлек истәлек калды. (Альбомнан төшереп алып бирегә дә куярмын әле соңрак).
… ЗАГС ка кадәр Май бәйрәмнәрендә безнең яктагы гореф-гадәт буенча, булачак ирем, кайнана-кайната, кайнатаның абыйлары парлап, туган йортка мине сорарга килделәр. Матур итеп табын әзерләп көтеп алдык үзләрен.
Ул вакытта машина бар кешедә дә юк, кайнанам Дөбьяз больницасында эшли иде, шуннан сорап торып “Скорая помощь” машинасы белән килделәр😊.
Туйны, киңәш-табыш итешкәч, “Печән өсләре авышкан, бакчада жиләк-жимеш, яшелчә өлгергән вакытка” - июль аена билгеләделәр.
Туй башта безнең якта булды: беренче көн яшьләр туе, икенче көн өлкәннәр туе, өченче көн - әти-әни хезмәт куйган Зур Битаман мәктәбе укытучылар коллективы өчен аерым туй.
Ул кадәр табын әзерләп, өч көн рәттән кунак сыйлап, ничек аяктан егылмагандыр ул әти-әни! Әле ул заманда өйләргә газ да кермәгән, ашлар-второйлар балонлы газ плитәсендә пешә, пироглар - олы мичтә. Паштет-пироглар бик күп итеп пешерелә иде ул заманда туйларга! (Дөрес, әнигә булышырга апалар, жиңгиләр алдан кайта иде андый олы вакыйгаларга әзерләнгәндә).
Туйның икенче көнендә кияүне, кода-кодагыйларны коймак белән сыйлау тиешле иде. Әле дә күз алдымда, әниемнең, бөдрә чәчләренә чөеп кенә яулык бәйләп, кулына табагач белән олы таба тотып, битләрен алсуландырып зур мич алдында авызда эреп китә торган “кияү коймагы” пешереп торган мизгеле…
…Безнең өйдә туйлар үткәч, ирем йортына килен булып төштем, мине дә хәзерге киленнәр кебек үк, кайнанам ап-ак мендәрләргә бастырды, Марсель белән икебезгә баллар, майлар каптырды. “Яратышып яшәгез, тәмле телле булыгыз”-, дип наказлар бирде.
Инде килеп, Дөбьязда туйга әзерлек башланды. Кунаклар күп чакырылу сәбәпле, өйгә сыймаслар, дип, жылы яклардагы фасонда, әвеслек корып, туйны ишек алдында ясарга карар кылынды.
Марсель бер хәрби частьтән брезентлар алып кайтты, дуслары белән жыелып атна буе агач колгалар утыртып навеслар ясадылар.
Ул елны жәй башыннан көннәр бик эссе, коры торды. Туй көнне яңгыр явырга мөмкин дигән уй башыбызга да килмәде шуңа күрә, навеслар да саклык өчен генә ясалган иде.
Ә яңгыр, әллә каян гына килеп чыгып, үч иткәндәй, нәкъ менә безнең туй көнне, көтү кайткан вакытта явырга тотынды, һәм шул башланганнан, впллаһи, ун көн буе туктамады.
Туй алдыннан, яңгыр ява башлагач, көне дә жиләсләнеп китте, брезент түбә астында утырган кунакларга бик комфортно булмагандыр инде ул, ахырга таба сулар жыелып, брезент аша тамчылар да тама башлады.
Миңа да, ак босоножкаларымны салып, кайнанам биргән оекбашлар белән “лакированный” галошлар киеп куярга туры килде😅. Менә шундый үзенчәлекле, гомергә истә калырлык булган иде безнең Дөбьяздагы туй!
Никахка килгәндә - аны бездән башка гына укыттылар. Безнең якларда никах кыз йортында укыла. Хәзер шулай, элек тә шулай булгандыр инде. Минем әти чын коммунист, мактаулы пропагандист иде, шуңа күрә аның безнең өйдә никах укыту турында ишетәсе дә килмәде.
Әтиемне гаепләп әйтүем түгел, заманы, идеологиясе шундый булган. Миңа гына шулай туры килде, соңрак ике сеңлемне никах укытып бирделәр кияүгә.
Ә безгә никахны - кайнатам Наиль Суксу авылы мулласы белән сөйләшеп, бездән башка гына укытты. Унсигез ел яшәгәннән соң ирем белән иң якын туганнарны гына чакырып, никах яңарту мәжлесе үткәрдек.
…Туйга килгән бүләкләргә килгәндә - ул заманда туйга күбрәк бүләкләтә салалар иде. Акча салучылары да булгандыр инде, төгәл әйтә алмыйм. Жыелган акчаны кияү-кәләшкә бирү модасы юк иде, туй чыгымнарын каплауга китә иде.
Калганына әти-әни караваттыр, холодильник-телевизор ише зур бүләк алып бирә иде. Кунаклар бүләк итеп сервиз, юрган, мендәр, хрусталь алып килә иде. Безнең туйга истә кала торган бүләкләрдән - электр самовары, кыңгыраулы саратов гармуны салганнар иде. Алар бүгенге көндә дә исән, инде 33 ел үтсә дә.
…Туй күлмәге кыйссасын да язып үтим инде бер башлагач😊.
Ул заманда модага “кооператив” туй күлмәкләре кергән иде. Кайбер фасоннары пёрышкалар белән, кайберләре кечкенә генә пенопласт шариклар белән бизәлгән. Бәяләре дә саллы гына - 250-300 сум торалар базарда.
Миңа никтер бер дә ошамый иде алар, кешедән аерылып торасым килгәндер инде бәлкем🤷🏻♀️, кыскасы - тектерергә булдым мин күлмәкне, Марсель каршы килмәде, ничә сумга төшкәнен әйтерсең, акчасын бирермен, диде. (Туй күлмәген кияү алып бирә иде безнең якта).
Казанда ул вакытта “Аэлита” дигән туй күлмәкләре тегә торган ателье бар иде Киров районында, шунда киттем. Материаллар дефицит заман, бары бер төрле ак материал ята бер рулон. Заказ бирергә килүче берничә кыз, материалны ошатмый чыгып киттеләр.
Мин уйлап-уйлап тордым да, нәрсә булган соң аңа, акмы - ак, простой чүпрәк түгел, дип заказ бирергә булдым. Үзем фасонын кәгазьгә ясадым, үлчәү алучы мастер белән уртак тел таптык - күлмәкнең изүенә куярга өеннән матур челтәрле материал кисәге алып килергә ышандырды.
Шулай итеп мин, бүтән бер кәләштә дә булмаган туй күлмәге иясе булдым, бәясе дә 116 сумга гына чыкты. Ул вакытта инпошив алай кыйммәт йөрмәгән ахрысы😊!
Ул күлмәк белән миннән соң Әнисә сеңлем кияүгә чыкты, ахырдан үзе эшләгән балалар бакчасында озак еллар Кар кызы костюмы итеп кулланды әле ул аны.
Менә шундый хәлләр.
Бик озын яздым, дусларым, язмамның бу төшенә кадәр килеп житүчеләр сирәктер. Бу юлларны укыйсыз икән - рәхмәт инде сезгә, түземлелегез өчен😊🙏, минем тормыш истәлекләре белән кызыксынганыгыз өчен!
Зөһрә Гарифуллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 112