Әни, җаныем тормышта үзәк өзгеч язмышыңны безгә чишмичә гомер буе ничек кенә яшәдең икән син, дип үземә сорау бирәм.
Мин моны авылда, әче телле бер әбидән бер ишеткәнем булды: әәә, син таллык буе Тәнзиләсе кызы буласыңмени? Чибәр кара туткыллы икәнсең, дип куйды. Мин әйтәм нинди таллык буе икән, димен шул вакытта. Бала гына булсам да бу сүз гаҗәп тоелды миңа.
Әни озын гомерле булды. Инде авырый башлагач мин аның янына кайтып берничә ай яшәдем. Шулай май айлары иде ул. Тимер караваты тәрәзә буенда. Мин урта тәрәзәне ачам да, койма буенда шау чәчәктә утырган шомырт исе өйгә керә. Әни тимер караваты кырыена тотынып:
-Кызым, әллә тәрәзәне ачтыңмы? Торыйм әле, бераз булыш әле, ди берсендә. Мендәр белән терәп утырттым. Сузылып бер шомырт чәчәге өзеп бирдем. Учына салды да әкрен генә битенә китерде. Һәм озак кына шул шомыртлы кулы белән битен каплап торды.
Гомер буе авыр хезмәттә булганга көрәк кадәрле тамырлары бүлтәеп торган кулларына карап минем дә күзләремнән яшьләрем тәгәрәде.
-Әни, нәрсә хәлең. Әллә начармы? - дидем куркып.
Ирексездән кулын үзем тарта башладым. Җибәрми малай, гайрәтләнеп битен каплап тора. Аннан миннән уңайсызланыпмы кулларын алды. Әнинең шунда җыерчыклы йөзендә кайнар күз яшьләренә орынып әллә нишләп киттем.
-Әни, елама зинһар. Ярамас, авырырсың. Еларлык нәрсә юк бит, димен әнигә ачуланган булып.
Әни учындагы шомыртны миңа сузды да: мә әле кызым, берәр чәшкәгә салып куй. Әтиең утырткан бит аны. Рәнҗемәсен чәчәк, диде.
Соң ник елыйсың, дим. Ярар әни, ни эшлисең инде. Рәхмәт, әтинең урыны җәннәттә булсын. Гомер буе шомырт иснәдек, балачакта шуны менеп чүпли идек. Әлләни кебек иде инде, - дим әнинең бераз кәефен күтәрергә теләп.
Әни шуннан чатырдап кипкән иреннәрен сертте дә.
-Кызым, әтиең авылга кайткач утыртты бит аны. Тукта инде Сәет, бу шомырт урынсыз булмасмы? Әле бит шомыртка калмаган, бераз йортның нигезләрен карыйк. Кыш чыгасы бар, - дидем шунда.
-Ярар, шомырт үссен әле. Үзебезнеке булсын. Гомер буе авылга кайткан елны утырткан идек, дип сөйләрбез, ди шунда җаныем.
-Әни, бер дә сез кайда, ни эшләп
читкә киткәнне сөйләгәнегез булмады, - дидем әнигә. Тагын иреннәре калтырап күзләре яшьләнде җаныемның.
-Киттек инде кызым. Язмыш. Әтиең мине шушы май айларында алып кайткач, мине өенә кертмәделәр. Өйдә үги әти булганга мин кире өйдә яши алмадым. Бер көнне өстемдә нәрсә бар, шулар белән чыгып киттем, - дип сөйли башлады. Мин шунда хәтта тын алырга да куркып әнинең яшенә буылып сөйләгәннәрен тыңлый башладым. Ни әйләндереп сорарга куркам.
Менә шулай сөйләп китте ул.
"Минем әни әти ниндидер сугышка китеп кире әйләнеп кайтмагач, димләп бер кешегә кияүгә чыккан. Алар хәлле булганнар. Шуңа әни ике бала ияртеп килгәнгә җаныем бик кысылып, нужа белән яшәгән инде. Шуннан берничә тапкыр кырга җир утарга баргач әтиең белән күрешкәләдек. Бергә эшләдек. Әтиең атта йөри иде. Бу хәбәр авылга тиз кайтып җиткән. Шуннан өйдә бик зур тавыш булды. Үги әти әнине өстерәлчек кызың, дип бик кыйнаган. Мин шуннан алай эшкә баргач әтиең белән сөйләшми башладык. Ә өйдә әти әнине гел эзәрлекләп, мине күзенә дә күрсәтмичә яшәде.
Май унында, гадәттә, авыл халкы сазлык буена кичке уенга чыга иде. Көндез әбиләр май үләне җыя, шунда, такмак әйтеп бииләр. Бала-чага уйный. Ә кичрәк кичке уена яшьләр килә. Яшь кияүләр дип яңа өйләнешкән парлар, егет-кызлар. Шунда әтиегез миңа май 10ыннан кичке уеннан мин сине алып китәм. Инде тәмам ябыктың, күзгә күренеп үзгәрәсең, диде. Мин инде әллә нигә дә риза идем. Бу хакта әнигә дә әйттем. Әни, мин кайтмасам, кайгырма. Мине Сәет алып китәм бүген дип әйтте. Мин риза, кияүгә китәм, дидем. Әни җаныем куркудан үзе як-ягына карый, үзе миңа зинһар монда килеп йөрмәгез кызым. Кирәкми, тәмсез сүз ишетеп ирең алдында оятлы булма. Шулай бер тынычлангач үзегезне кияү чәенә чакырырмын әле. Никахлар, дип тә зурламагыз. Әнә, күрше Гаяз бабаңны чакыртып укытыгыз да, булган, ди. Кызым, ике пар сөлгем бар. Бирнәм дә юк бит әле, ди. Юк, юк, кирәкми, дим. Үзем аягыма әнинең яңарак галушын кидем дә чыгып киттем.
Юлда бергә эшләгән Гашүрә белән очраштык. Хафиз күл буенда гармунын суза башлаган иде. Иии, яшь чак. Йөрәкләр әлләкайларга җилкенгән вакытлар! Озакламый Сәет тә күренде. Болын ягыннан җилкәләренә зуп-зур капчыклар аскан олы хатыннар да килде. Гармун тавышы яныннан ничек үтеп китсеннәр! Карасам, Сәетнең әнисе дә бар арада. Йөрәгем дөп-дөп тибә башлады. Мин әйтәм ничек бүген мин боларга кайтам инде. Ичмасам, әнигә дә әйтеп киттем, димен. Мөсфирә апа дия идем Сәетнең әнисенә. Салкынрак кына хатын янына барып җылы сүз ишетәм, димә. Шулай такыррак урында биешләр башланды. Теге олы хатыннар да кайтып китмәде. Мөсфирә апаның да янәшәсендә 4 капчык. Ничек кайтам, дип уйлагандыр?!
Сәет миңа биегәндә дә берни әйтми. Әллә кире уйлаганмы инде, дидем. Яшьләр таралаша башлагач, әнигә капчыгын күтәрешеп кайтырбыз, әле дип куйды. Шул сүздән дә йөрәгемә җылы йөгерде. Мин әйтәм, шунда мине алып керәдер инде өенә, димен. Бер капчыкны мин иңбашыма куйдым. Икене Сәет. Әнисе кечерәген күтәрде. Май үләннәре җыйдым. Аны бөтен кеше җыя алмый шул. Менә күпме булды. Синдә әлләнинди үлән, ди. Хатын кыз авыруларыннан дәвалый, ди. Тагын ниләрнедер әйтте. Ишек тебенә кайтып җиткәнче шулай сөйләде. . Әнисе ишекне ябып кереп китәм, дигәндә Сәет
Әни без бүген Тәнзилә белән кайтабыз. Мин аңа өйләнәм, диде. Әнисе ишекне каты иттереп тотты да:
-Әнисе дә бадаларын ияртеп йөз иргә җитте. Рәтле кызлар булыр әле. Юк, кирәкми. Бусагамнан атлап кермәсен, - диде. Сәет: әни, әни, син нәрсә, диеп калды. Шап иттереп ишеген ябып кереп тә китте. Ә минем хәлемне үзем генә белә идем. Мин әйтәм әни әтигә дә әйткәндер инде, дим. Сәеттән дә гарьләнәм. Ничек инде мине өйгә кертмиләр хәзер, дим аңа. Мин борылдым да әкрен генә атлый башладым. Аякларым бутала, кая барырга, кая таба атларга да белмим. Сәет берзаман:
-Тәнзилә, әйдә, кеше китә бит. Билетлар белешәбез дә әнә, Фәрдәнә апа кызы ягына җагага китәбез. Җылы як җылы як инде. Насыйп булса кайтырбыз. Булмаса, алла язганы диде. Мин шунда әйттем
-Мин бит Сәет бүген кайтмыйм, дип киттем. Өйдән. Ничек кайтыйм, икән, дидем. Сәет туктап калды. Әйдә, Зур апага кайтабыз. Ул сүз әйтмәс. Аннары берничә көннән китәрбез диде. Минем авыл теленә чыгасым килмәде. Өенә кертмәгән икән Мөсфирә дигән сүз белән ничек яшәргә аннары ?
Юк, ни булса шул булыр дидем. Аякларым күпме генә теләмәсә дә, мин өйгә табан атладым. Килеп капканы терткән идем, ачык. Мин әйтәм, ишек ачык булса ярар иде, димен. Юк, бикле. Барып әкрен генә энем яткан яктагы тәрәзәне кактым. Тәрәзәдән карады бит балакаем. Чыгып ачты. Без өйгә кереп барганда әти торып мич арасындагы утны кабызды.
-Нигә кайттың? Нәрсә кияүгә алмадылармы, дип төнге тавыш тотынды. Әни әйтә, ярар инде. Тимә, киресен уйлагандыр ди. Юк, ул әти кычкыра. Ул өйдш төнге тавыш әлләкая китә. Мин түздем. Чыгып китмәдем. Иртүк әниләр белән бергә уянып чиләкләрне алдым да колхоз бакчасына су сибәргә киттем.
Мине Сәет алып кайтканны шул кичен инде сөйләгәннәр. Мин өч көн ни ашамый, ни йокламый тордым. Шуннан Сәетнең дә белешкәнен көтмәдем. Идел аша породларны белештем. Әнинең апасыннан бераз акча алдым да үзем дә белмәгән тарафка өйдән чыгып киттем.
Әстерханда Зариф абыйлар, дип сөйли иде әни. Шунда юл алдым. Сәет минем киткәнне белми дә калды. Мин аңа китәрмен, дип әйттем иде инде.
Менә шулай бернинди Зарифны да тапмадым. Көч хәл белән соңгы акчам җиткәнче Әстерханга җиткәнче бер поселокка туктадым. Шунда йортлар салуда эшкә кердем. Бер бүлмә бирделәр. Анда 4 хатын яшибез, диделәр. Шулай бик авыр булса да, ашарга ризыгым җитмәсә дә миңа тыгыч иде кызым, дип сөйләде әни елый-елый.
Шуннан әни әтигә хат яза.
" Рәнҗеп калма, мине эзләмә. Үз тормышыңны яса. Мин урнаштым. Эшлим. Өйдәгеләр ризалыгыннан башка чыгып китмә. Мин барыбер кайта алмаячакмын сезгә, ди.
Әти икенче атнада ук әнине эзләп килә. Алар шунда бергә эшләп өйләнешәләр. Апага 5 яшь булганда авылга кайтып иске нигез алып шунда йорт өлгертәләр.
Ә кайнанасы кулга калгач әниләргә килә. Шунда әнигә бик күп май үләне алып килә. Сиңа бу, Тәнзилә сез Сәет белән күтәреп кайткан үләннәр ди. Әни ала алмый. Калтырап елый. 6 ел әни тәрбиясендә яшәп үлә.
Әти шул нигезгә шомырт утырта. Әни җаныем шул шомыртны тотып шул чакларны искә алган икән инде. Эх, мин әййтәм, язмышлар.
Әни гомер буе җирдән иелеп май үләне җыймады. Мин кайтып сорый идем:әни кузгалак нинди була дип. Юк, белмим кызым. Мин май үләне җыя белмим, дия иде. Әни миңа шунда әйтте: кызым гомер буе май үләне, дисәләр бөтен дөньям кызышып курка башлый идем, дип Менә шулай . Ачуланмагыз. Күп тә яздым бугай.
Гөлсинә апагыз.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 49