Предыдущая публикация
Декабрь туа тиздән,
Була иде кар тездән.
Быел әле юк диярлек,
Үләннәрне күмәрлек.
Декабрь ае карсыз
Булса да, бик җайсыз.
Уҗымнарга, агачка,
Салкын тия алайса.
Шундый ел да булды,
Карсыз яңа ел туды.
Булмады шәһәрчеккә кар,
Булды кар эзләгән чаклар.
Яумады да кар , яумады,
Шәһәрчекне ясап булмады.
Яңа елның нәкъ алдыннан,
Бер елны булды көчле буран.
Буран котыра, ишеп кар ява,
Бизәлгән чыршылар оча, ава.
Балалар шуарга тау эзлиләр,
Тау кар астында , күрмиләр.
Менә шулай ел ,елга охшамай,
Тормышыбыз кабатланмай.
Аллаһы биргәнгә шөкер итеп,
Теләкләр телик яңа елны көтеп.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1