Предыдущая публикация
Салкын кыш килде ,
Үрмәләп түргә менде.
Маллар янына керде,
Өшетәм аларны диде.
Юк инде кыш бабай,
Куркытма безне алай.
Төшәрсең тиз түрдән,
Суыкларны без күргән.
Абзарыбыз нык,бүрәнә,
Кышка маллар өйрәнә.
Өйне җылыта зәңгәр ут,
Хәзер инде курыккан юк.
Салкын кыш килде дип,
Йөрмик әле нык көенеп.
Һәр көнен Аллаһының,
Каршылыйк без сөенеп.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев