Предыдущая публикация
Нуҗаны тотып кулыннан,
Китәләр тормыш юлыннан.
Тормыш юлы тар сукмак,
Салмаганнар аны ныклап.
Нуҗа бабай калмый кешедән,
Гомергә авырлык китергән.
Кеше аның белән көрәшкән,
Нуҗаны җиңәргә өйрәнгән.
Гел өскә булмый үрмәләп,
Туры килә барырга ,төшкәләп.
Тормыш көтүнең бар нәрсәсе,
Үргә үрмәләсе дә ,үрмәләсе.
Юллары аның сикәлтәле,тайгак,
Чокыр чакырлы тар гына сукмак.
Упкыннарга күперләр төзисе ,
Кыяларны кисеп бар юл эшлисе.
Кемдер сине китә тапап, изеп,
Кемдер ярдәм итә кулын сузып.
Кемдер коткара упкынга очудан,
Кемдер упкынга төшерә,ачудан.
Менеп җитә ул тауның башына,
Баса кыя ташына һәм...
Упкынга сикерер өчен менгән,
Бакыйлыка күчә ул шушыннан.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев