Уңганнар. Фирдәвис белән Мәгәфия, Бер берсен өзелеп сөя. Егет белән кыз сыман, Кочаклашалар хаман. Икесе дә бик тырышлар, Дөнья көтәргә чырышлар. Кайда барсалар да бергәләр, Парлашып дөнья көтәләр. Атлары бар,авылда ул бер, Күрәсең килсә аларга кер. Эш юк дип йөрмиләр, Ихатадан да кермиләр.
  • Класс
Ана килә автомобиль, Төягәннәр торбалар. Безнең авыл хатыннары, Иртән иртә торалар. Сыер саугач ,көтүгәчә, Хәбәр җыя торалар. Көтү киткәч бу хәбәрләр, Бер капчыкка тулалар. Шунысы яхшы хәбәрләр, Әйләнмиләр гайбәткә. Хәбәрләрне юрый алар, Яхшылыкка ,әйбәткә. Капчыкта булгач яңалык, Әллә кайда таралмый. Капчыктагы хәбәрләр, Бер кайда да баралмый.
Кыш килде ахыры, Каршылагыз кышны. Ару гына кар яуган, Урап керегез тышны. Кемдер ярата ак карны, Яратмый эш артканны. Берәү аны сагынып көтә, Икенчесе тетемәсен тетә. Кардан күзләр камаша. Кыш ашыкмый карыша. Сокланам мин ак карга, Ап ак йомшак булганга. Йөрәгем ярсый ,җилкенә. Кышны ашыктыра җил генә. Җил түбәдә шаулый, Шыгырдый,өйгә сорый. Төнлә буран сырый, Иртән салкын, аязыта. Кыш үзен әкренләп күрсәтә, Бураннарын җибәртә. Бер көнгә җепшетеп апа, Үзе тагы кая дыр югала. Күптә үтми кире кайта, Хәзер инде ,бик озакка.
Кеше туа. Нуҗаны тотып кулыннан, Китәләр тормыш юлыннан. Тормыш юлы тар сукмак, Салмаганнар аны ныклап. Нуҗа бабай калмый кешедән, Гомергә авырлык китергән. Кеше аның белән көрәшкән, Нуҗаны җиңәргә өйрәнгән. Гел өскә булмый үрмәләп, Туры килә барырга ,төшкәләп. Тормыш көтүнең бар нәрсәсе, Үргә үрмәләсе дә ,үрмәләсе. Юллары аның сикәлтәле,тайгак, Чокыр чакырлы тар гына сукмак. Упкыннарга күперләр төзисе , Кыяларны кисеп бар юл эшлисе. Кемдер сине китә тапап, изеп, Кемдер ярдәм итә кулын сузып. Кемдер коткара упкынга очудан, Кемдер упкынга төшерә,ачудан. Менеп җитә ул тауның башына, Баса кыя ташына һәм... Упкынга сикерер өчен менгән, Бакыйлыка күчә ул шушыннан.
Уйдырма. Кар яуган төнлә ишеп, Бер ничек ачылмый ишек. Кар терәлгән ишеккә, Ачып булмый ничек тә. Этеп,этеп мин карадым, Бер ничек булдыра амадым. Инде хәзер дим нишләргә, Тәрәзәне әллә тишәргә. Карадым урам тәрәзәгә, Күренми бер нәрсә дә. Буран улый үкерә котыра, Карадым күрше йортына. Кемдер йөри, шәүләсе бар, Аның йортын да күмгән кар. Кычкырудан булмады файда, Бу тавышка ишетәме, кайда. Минем хатын булды башлырак, Кычкыра, күршегә шалтырат. Бар бит әле безнең телефоныбыз, Аның турында без онытканбыз. Шул чак тавышлар ишетелде, Күп тә үтми күршем дә керде. Капка башыннан килеп кергән, Шул кадәрле күп кар өйгән .
Кердек кышка. Салкын кыш килде , Үрмәләп түргә менде. Маллар янына керде, Өшетәм аларны диде. Юк инде кыш бабай, Куркытма безне алай. Төшәрсең тиз түрдән, Суыкларны без күргән. Абзарыбыз нык,бүрәнә, Кышка маллар өйрәнә. Өйне җылыта зәңгәр ут, Хәзер инде курыккан юк. Салкын кыш килде дип, Йөрмик әле нык көенеп. Һәр көнен Аллаһының, Каршылыйк без сөенеп.
Ата-ана шатлыгы. Бәхетле тоя үзен ана, Әгәр дуслары әйтсә аңа. Молодец дустым балаңа, Авыр димәгән ул замана. Нинди зур йорт ул салган , Тора күренеп,әллә кайдан. Күз тимәсен инде балага, Нинди рәхәт ишетү анага. Ана сөенә газиз улы өчен, Төзеде ул чыгарып үз көчен. Укыды ВУЗ да тырышып, Йөрмәде зачет сорашып. Укуы буенча эшкә урнашты, Белемен артырды, тырышты. Җитәкчеләр инде аны күрде, Югарырак хактагы эш бирде. Тормыш иптәше дә бик уңган, Матурлык салоны ачып куйган. Калышмый ул һич тә иреннән, Ут чыгара баскан җиреннән. Көне -төне алар эштәләр, Дүрт бала да карап үстерәләр. Гаилә белән, ял да итә беләләр, Ата – ананың күңелен күрәләр.
Көз эндәште кышка пышылдап, Тотын эшеңә ятма син йоклап. Күп эшләдем беттем мин арып, Булмас бүтән эшне алып барып. Беләм инде вакыт җиткәнен, Салкын һәм буранны көтәмен. Кыш башланмый, алар килмичә, Суыгы белән халыкны кисәтмичә. Юлга чыккан суык , кар-буран да, Көтик аларны шушында,урманда. Килә алар ашыкмыйча ,җай гына, Күптән күргән юк, алар да сагына.
Декабрь. Декабрь туа тиздән, Була иде кар тездән. Быел әле юк диярлек, Үләннәрне күмәрлек. Декабрь ае карсыз Булса да, бик җайсыз. Уҗымнарга, агачка, Салкын тия алайса. Шундый ел да булды, Карсыз яңа ел туды. Булмады шәһәрчеккә кар, Булды кар эзләгән чаклар. Яумады да кар , яумады, Шәһәрчекне ясап булмады. Яңа елның нәкъ алдыннан, Бер елны булды көчле буран. Буран котыра, ишеп кар ява, Бизәлгән чыршылар оча, ава. Балалар шуарга тау эзлиләр, Тау кар астында , күрмиләр. Менә шулай ел ,елга охшамай, Тормышыбыз кабатланмай. Аллаһы биргәнгә шөкер итеп, Теләкләр телик яңа елны көтеп.
Показать ещё