Предыдущая публикация
Мизгелләргә фәрман биреп булмый,
Адәмнәргә биреп булса да,
Бернәрсә дә эшли алмыйбыз бит,
Кар яумыйча елга туңса да.
Адәмнәрне бөгеп була да ул,
Мизгелләргә инде көч җитми.
Алар тиешлесен эшләмичә,
Беркайчан да бездән бит китми.
Мизгелләр дә белә үз вакытын,
Кайчан килеп, кайчан китәсен.
Адәм белми, беләчәк тә түгел,
Кайчан килеп, кайчан китәсен,
Бу дөньяда ниләр үтәсен,
Алда аны ниләр көтәсен...
Гөлфизә. 16.12. 2023
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев