Предыдущая публикация
Җил чыкты, нәрсә китерер,
Җылытып та алыр микән?
Юлларга да, ишеп-ишеп,
Ак карларын салыр микән?
Вакытында яусын инде,
Карсыз кышны да күргән бар.
Йөрәккә сагыш уралып,
Кышны күрми дә йөргән бар...
Һәр нәрсәнең үз вакыты,
Яшьлекнең дә, картлыкның да.
Урынсызга шатланмыйбыз,
Үз урыны шатлыкның да...
Җил чыкты, нәрсә китерер,
Нәрсә булса да үтәр ул.
Яхшысы да, начары да,
Вакыты җитсә - китәр ул...
Гөлфизә. 14.01. 2024
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев