Кызым пенсия карточкамны үзендә тота
Фагыйлә Шакирова
Өч ел элек пенсиягә чыктым, барыбер эшләп йөрим. Кызым минем пенсия карточкамны үзенә алды. «Иптәш кызым офиска эшкә ала, бер айдан кайтарам», – дип вәгъдә бирде. Алдады. Эшкә дә урнашмады, карточкамны да бер ел буе инде бирми йөртә.
Кызым пенсия карточкамны үзендә тота
Мин Галия апагыз булам. Сайттагы язмаларны укыдым да,үземнең хәлемне сөйләп үтәргә булдым әле. Бәлки, киңәшләрегез белән ярдәм итәрсез. Өч балам бар, ирем күптән вафат. Балаларым үсеп җиттеләр, үзләренчә яшиләр. Ике улымның да тормышлары Аллага шөкер: фатирлары бар, киленнәрем дә әйбәт. Алар өчен җаным тыныч.
Кызым гына мәктәпне тәмамлагач, укырга теләмәде. 19 яшьтә кияүгә чыкты да, иренең фатирына күченде. Казанда ире, кайнанасы белән өч бүлмәле фатирда яшиләр. «Кызым, бала табарга ашыкма, hөнәр үзләштер, укы»,– дидем, тыңламады. Балага узды. Улы, Аллага шөкер, исән-сау туды. Балага 2 яшь булганда, кызга тагын hөнәр турында сүз кузгаттым. «Балаңны балалар бакчасына урнаштыр, тегүче hәнәренә булса да укы», – дидем. Тыңламады. «Баламны 3 яшькә кадәр садикка бирмим», – дип каршы төште. Икенче балага узды. Кызы туды. Вакыт бер урында тормый бит, оныклар инде үстеләр. Хәзер улы мәктәптә икенче класста укый. Мин хәлемнән килгәнчә акча белән ярдәм итеп тордым. Кызымның өйдә эшсез утыруына кодагыйның ачуы килә. Миңа зарлана. Моны ишетү бик кыен, әлбәттә. Ләкин кызым эш турында ишетергә дә теләми.
Өч ел элек пенсиягә чыктым, барыбер эшләп йөрим. Кызым минем пенсия карточкамны үзенә алды. «Иптәш кызым офиска эшкә ала, бер айдан кайтарам», – дип вәгъдә бирде. Алдады. Эшкә дә урнашмады, карточкамны да бер ел буе инде бирми йөртә.
Танышларым аша сөйләшеп, офиста идән юучы эшен таптым. Графигы да уңайлы. Кызыма әйттем. Күтәрелеп бәрелде: «Идән юучы булып гомердә эшләмәячәкмен!» – ди. Кайберәүләр, акча булсын өчен, базарда да сату итә. Ләкин минеке генә эш турында уйларга да теләми.
Улларым пенсиядә килеш эшләп йөрүемне бер дә хупламыйлар. «Пенсия акчаң җитмиме, өйдә утыр», – диләр. Кызымның пенсиямне алып ятуын аларга әйтергә куркам. Аралары бозылыр, тавыш-гауга чыгар, дип шикләнәм... Кызымнан карточканы кайтаруын сорадым, миңа кычкырды: «Синең акчаң оныкларыңа китә. Карточканы аласың икән, башка безгә аяк та басма, балаларымны да җибәрмим», – диде.
Кызымны мин яратам. Нинди генә булмасын, ул минем балам. Ләкин минем белән дорфа кылануы күңелемне рәнҗетә. Аны дөрес тәрбияләмәгәнмен, ахры, кайдадыр ялгышлык җибәрдем, дип уйлыйм... Үзем дә яшь түгел бит инде. Аяклар сызлый, кан басымым күтәрелә. Дәваланыйм дисәң, даруына да акча кирәк бит әле.
Бәлки, минем хәлдә калучылар бардыр, киңәшләрегезне бирсәгез иде...
Фагыйлә Шакирова язып алды.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 5