ҖИЗ КОМГАН 9 БҮЛЕК
----------------------—
Бир кулыңны, гүзәлем, синсез өзелә үзәгем.. Анна елмаеп кулларын улына сузды. Всё, башка бу хакта сөйләшмик.
Әйе, әни. Сабираның ирен дә башка телгә алмыйк. Үзем шунда булгач, анда булганнарны хөкем итәргә минем хакым юк. Бәлки ул да, андагы хәлне оныта алмый азапланадыр. Сабирага түгел, ә дошманнарга сугам, дип сугадыр. Менә мин дә әле яңа,чүтт чүт кенә тынычланып киләм. Башка егетләр хакында әйтә алмыйм.
Ләкин, улым, Хатынга сугу, ни генә булмасын, ирләрне бизәми. Сабираны бик кызганам мин. Ләкин, бернишләп булмый. Сабираның үзе сайлап алган юлы. Так шту улым, теләп алган картааам, тешли тешли тартам. Әйдә булмаса, керик.
Син әни дип, Аннага таянып торып басты Марат. Син әни, үзең керәшен булсаң да, гел дә татар мәкальләрен искә аласың. Менә ничә еллар ихтибар итәм, каян өйрәнеп беттең дә, ничек исеңдә тора алар.
И-и, балам, кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың дип..
Анна әйтеп бетерә алмады, төнге бакчага ямь өстәп, Марат әкрен генә көлеп җибәрде.
Әйе, әни, бу мәкалә нәкъ менә безнең хакта. Синең арбага утырдык да, Әти белән синең җырны җырлап тик йөрибез менә. Әйдә керәбез, әни, чынлап та соң инде. Рәхмәт яусын сиңа,синең кебек башка берәү дә аңламый мине, әни. Рәхмәт.
Чынлап та, Марат әнисенә бик рәхмәтле. Чөнки, әнисе врач буларак тән яраларын гына түгел, җан яраларын да дәвалады. Улының күңел халәтен бер сүздән аңлады ул. Сабираны да оныт, димәде. Тот та башка бер чибәргә өйлән димәде.
Мәһабәтнең ни икәнен бик яхшы белә иде шул Анна.Шулай да, авыруларга бер сумка даруы әзер торса да, сөю чирен дәваларга аның да көченнән килмәде.
Ярар улым, дип урыннан торды Анна. Син үзең дә миңа бик игелекле бала булдың, синең үзеңә зур рәхмәт. Ә Сабирага килгәндә, сөюне сөю генә дәвалый, дигәнне ишеткәнең бардыр, Марат . Бәлки әле тагын да олырак хисләр урап алыр үзеңне.
Белмим әни, тагын шундый сөю килер микән инде ул?
Килер улым, килер. Синең әле күкрәп яшәр чагың. Менә тиздән укып бетерерсең Аллах бирса. Эшли башларсың... Ә вакыт дигән нәрсә бар нәрсәне үз урынына куя ул. Кем белә, Сабираның башкага китүе әле яхшыга гынадыр бәлки. Өйләнеп, балалар тугач, уку җиңел булмас иде.
Ләкин, әнисе күпме генә юатырга тырышса да, Маратның күңелендә барыбер Сабира калды. Белмим, әллә күкләрдә язылган мәһәббәт булгангамы, әллә менә шулай аерылгангамы, егетнең күңелен тырнап торды бу сөю. Бәлки, өйләнешкән булсалар алай да булмас иде. Еллар узган саен, бергә яши яши, барыбер сүрелә бит ул ялкын. Ә менә болай кавышмыйча калгач, үкенүдән, бер генә тапкыр булса да күрәсе килүдән үзәкләре өзелде Маратның. Нинди нәрсәдер инде бу мәхәббәт?Аның кебек үзәкләре өзелеп яшәгән гашыйклар да аз мени дөньяларда. Шулай булмаса:Беренче сөйгән мәһәббәт сүнми дә сүрелми дә, дип җырларга салырлар иде мени бу хисләрне?Инде гомер көзләренә кергәндә, үзебезнең араларда да, беренче мәһәббәтләрен онытмыйча, сагынып яшәүчеләр бардыр әле ул. Беренче саф сөю онытылмый, дигән сүзләр белән килешүчеләр аз булмас.
Ләкин, ни генә булса да парлар бер берсен табышалар, кавышалар, туйлар гөрли. Әби бабайлар сөенә-сөенә оныклар сөяләр.
Бары Анналарга гына бу бәхет әле дә булса килергә ашыкмады . Дөрес, кызларының балалары инде буй җитеп киләләр. Тик менә, Маратлары гына , кызганычка каршы һаман да ялгыз кала бирде .
Ә көннәр, айлар бары истәлекләр калдырып очалар гына алар . Баксаң, егетнең йөрәк врачы булып эшли башлавына да ике ел узып бара икән бит инде . Ләкин ул гына, вакыт сәгатьләре алга йөгерсәләр дә, өйләнергә ашыкмады. Үзенә үлеп бетеп гашыйк булып йөрүче кызлар җитәрлек булса да, нигәдер берсе дә күңел кылын тарта алмады аның.
Дус ишләре бу хакта төрттереп алсалар , әтигә дә әни чыккан, миңа да чыгар әле дип, авызын гына ерды ул.
Тора-бара, еллар тузаны беренче мәһәббәт хисләренә дә утыра башлады аның. Сабый бала кебек Сабирасын уйлап, төннәр буе еламый ул хәзер. Бергә булыйк дип, айга карап Аллаһка да ялынмый. Шулай да танышлары аша, малае тууын, иренең хәзер ниндидер бер җитәкче булганын белеп алды. Ләкин, шуның белән шул. Бары бәхетле булсын, дип үз мәшәкатьләренә чумып, төннәр буе китаплар укый, медицина өлкәсендә белемен арттыра барды Марат.
Менә шулай бар кешегә саулык, бәхет теләп, Аллаһка шөкер дип йөргән җәйге бер көндә эшкә әзерләнде ул. Урамда чылтыр чылтыр трамвай, машина гүләүләре ишетелә. Тәрәзәдән кергән алтын кояш нурлары стенада биешәләр.
Марат зур булмаса да, ниндидер бер җылылык бөркеп торган фатирына күз йөртеп чыкты да, протезын кияргә утырды. Аягы юклыгы белән инде күптән килешсә дә, протезын кулга алган саен йөрәге барыбер чемердәп куя әле аның. Вакыт вакыт үзен коткарган сугышчан дуслары да күз алдына килә.
Лә илаһә Илләллах.. Теге вакытта тау ташлар арасында шушы кәлимәнең нинди илаһи көчкә ия булганын аңлаган егет, бу сүзләрне кабатлаганын үзе дә сизми хәзер. Менә бүген дә Лә илаһә Илләллаһ дип, ишеккә үрелде ул. Шул вакыт үзендә ниндидер бер җиңеллек тойды. Йөрәге каядыр ашкынды, аяклары үзләреннән үзләре урамга өстерәделәр .
Нәрсә булды соң әле бу? диде Марат, урамга чыгып. Бу күңелем шулкадәр кая ашкына? Әллә Галимҗан абыйны әҗәл тырнагыннан алып калуым шулай көч бирәме.
Марат җиңел адымнар белән эш урынына якынлашты. Бүген ял көне булса да, авыр хәлдәге авырулар булганда больницаны шулай бер әйләнеп кайтырга күптән гадәтләнде ул. Хәзер менә юл аркылы гына чыгам да...
Ләкин шул мизгелдә каты итеп сызгырган тормоз, ниндидер яшь бер кызның әче итеп кычкырган тавышлары уйларыннан айнытты Маратны. Бөтен гәүдәсенә салкын йөгерде, күкрәк читлегеннән чыгарлык булып йөрәге типте .
Яшь кыз йөк машинасы астында калды... Марат үзенең аягында протез икәнен дә онытып, туктарга чак өлгергән машиналар арасыннан кыз ягына атылды.
Лә Иләһа Илләллаһ... Лә Иләһа... Шок хәлендә торып баскан кызны, егылып китәм дигәндә генә тотып кала алды ул . Ээх, әз генә үзеңә алган булсаң бу аягың да көпчәккә эләкми каласы булган бит, диде ул мизгел эчендә кызның хәлен тоемлап. Бу кадәр кайларга ашыктың соң, ә? Әнә шулай, ничек кирәк шулай күтәреп, хастахәнәгә ашыкты.
Бар да әйбәт булыр диде ул, кызның үзенә карап та тормыйча. Хәзер гүзәлкәй, хәзер, әз генә түз бала. Больница юл аркылы гына.
Марат үзендә илаһи көч тоеп, кызнын авырлыгын да тоймады. Кайгырма, бар да яхшы булыр, әз генә түз.
Ул да булмады, каршыларына носилка белән санитарлар йөгереп чыкканы күренде.
Машина аягыннан чыккан,диде Марат, кызны тегеләргә тапшырып. Әкрен егетләр, әкрен..
Авыр күтәрү ярамадымы, ялгышрак бастымы,шул вакытта үзенең дә аягы үтереп сызлый башлап,эскәмиягә килеп утырды ул.
... Марааат! түз, түз, күзләреңне йома күрмә... Шул вакыт иптәшләренең тавышын ишеткәндәй булып, ике куллап колакларын томалады Марат.
Мараат.. Брат!!! Сөйләш Марат, сөйләш.. Все, всё килеп җиттек...Җитештек егетләр. Урра.. Җитештек.. Хәзер бар да әйбәт булыр булыр... Бер мизгелгә чынбарлык белән үткәнне бутады Марат. Колагын дошманнарның көлгән тавышлары ярып узды, аягы буйлап җылы кан акканын тойды.
Лә Иләһа Илләллаһ... Агузе билләһи..
Әллә кайдан томан эченнән ишетелгән доганы кабатлап, чынбарлыкка кайтты Марат.
Әнә, янында ниндидер сораулар биреп ДПС хезмәткәре утыра, юл читенә Камаз машинасы туктаган. Марат ни булганын әле яңа аңлап бер ГАИ егетенә, бер башларын кочаклап утырган шофер егеткә карады.
Абый, абый! Сезгә дә ярдәм кирәкмиме?
Яшь кенә лейтенант, Маратның агарып киткән йөзен күреп,әкрен генә аның җилкәсенә кагылды.
Хәл ничек булды, абый, сез нәрсә дә булса күрдегезме?
Юк, лейтенант. Мин бернәрсә дә күрмәдем. Юлны чыккан идем инде мин.
Марат, мин гаепле түгел,кызый үзе йөгереп килеп керде, дип калтырап утырган яшь кенә шоферга җәлләп карап куйды. Аннары бераз уйланып торганнан соң, лейтенантка таба борылды .
Мин чыгып җиткәндә светофорда кызыл ут янган иде инде,диде ул, барсын күз алдына китерергә тырышып.
Мин тик каты итеп сызгырган тормоз һәм шул кыз баланың кычкырган тавышын гына ишеттем. Борылып караганда ул кыз бала юлда ята иде инде... Башка бернәрсә дә әйтә алмыйм.
Абыый, сез светофорда кызыл ут янганын чынлап та күрдегезме?
Әйе, лейтенант, чынлап күрдем. Гафу итегез, мин бүтән берни дә өсти алмыйм.
Марат, аягын угалап алды да, больница баскычына атлады. Хушыгыз, минем мөһим эшләрем бар.
Шулай дип, куркудан ап-ак булып утырган шоферга тагын бер карап алды да, эчкә кереп югалды егет .
Хастаханәгә керүгә, хирургия бүлегенә ашыкты ул.
Хезмәттәшләре белән итагатьле генә исәнләшеп, икенче катка күтәрелде.
Хәле ничек микән теге кызның, дигән уй белән, үзенең сызлауларын онытты Марат.Кызның уң аягыннан машина чыккан, каты җәрәхәтләнде микән инде. И-и, Аллаһ, сынган мазар гына булсын иде инде. Кыз бала бит, минем хәлдә кала күрмәсен.
Бүлек ишеген ачып, эчкә узуга, кызыл утлар белән, операция идёт, дигән язуны күреп, эсселе суыклы булып китте Марат. Башыннан әллә нигә:кисә күрмәсеннәр дигән уй яшен ташыдай чемердәтеп узды...
Дәвамы бар
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2