🌎💐Ач күзеңне - дөнья бу💞🙏🙏🙏
Әйтер сүзләрем сезгә.   (Сорау буенча язылды) Без тибрәлгән бишек,сәке уртак, ...Нурлы йортта бергә үселгән. Ана назы,ата тәрбиясе, Һәммәбезгә тигез бүленгән. Тигезме соң... акыл,хис дигәнең, Ничек йомшаклыгы телләрнең. Бер-береңә хөрмәт ничегерәк, Күң(е)ле сафмы,туган йөзләрнең. Читтән карыйк, юкмы арабызда, Акча чирле -  туймас,гуҗ-комсыз. Кәбәк башын "буш килдегә" салган, Туган дияргә дә яраксыз. Ала карга кебек гел каркылдап, Ачык авыз белән "җим" көткән. Күпме "ашаганын" белми юньсез, Т
Эх әнкәем, сорама. Биш кызына пардан кисеп, Әнкәем теккән күлмәк. Гомер буе дуслар булып, Яшәсеннәр дип күмәк. Әнкәй теккән аллы-гөлле, Күлмәкләр киеп үстек. Бер кәнфитне бишкә бүлеп, Чөкердәшеп чәй эчеп. Рәхәт булган шул чагында, Барыбыз да бер тигез. Әнкәй,әткәй кочагында, Назлаган безне нигез. ...Бишебез биш язмыш белән, Сибелгәнбез дөньяга. ...Хәлләрегез ничек диеп, Эх, әнкәем... сорама.                            Венера Шарафисламова.                            17.09.2019.
Сагыну (хикәя) Розалина Тимербулатова Әле дә булса исемдә: утызынчы октябрьнең суык, яңгырлы көне. Ничек кенә тырышсам да, бу көнне хәтеремнән чыгара алмадым мин... Тышта җил дулый. Әле тәрәзәләргә, әле өй кыегына каты итеп китереп суга, әйтерсең лә ул аларны җимерергә тели. Әмма өй бирешми, ул нык, горур тора. Никтер, менә шушы көнне мин үземне ялгыз, бәхетсез, ятим бер бала итеп тойдым. Ул көнне әниемнең иртәдән үк кәефе кырылган иде. Баштарак моңа никтер игътибар итмәдем. Аннары янына зур
Ата һәм ул (хикәя) Рөстәм Галиуллин Кар ишеп ява. Иртә таңнан котырына башлаган буран, караңгы төшүгә карамастан, һич кенә дә тынычланырга уйламый. Җитмәсә, суытканнан-суыта бара. Башына куян бүреген батырып кигән, калын бишмәте аша бөкресе беленеп торган, аягындагы «чүчинкә»сен авырдан сөйрәбрәк атлаган Галим карт урыс капкасын, инде шактый өелергә өлгергән кар көртеннән арындырып, җырлатып ачты да, тыгызланып ката башлаган карны усал шыгырдатып, урамга чыкты. Авыл урамында бернинди хәрәкәт
Show more