Вакыт эше дибез, бик еш кына,
Ни эшли соң вакыт дәвере?
Еллар үтеп төзәләме яра?
Үзгәрәме яшәү кадере?
Вакыт җитми безгә кайчагында,
Бер җылы сүз әйтеп калырга.
Гомер уза аккан сулар кебек,
Үткәннәрне каян табырга?
Аңлыйбызмы дуслар, я әйтегез!
Ялгышларны, гаеп - хатаны?
Узган тормыш артта кала бара?
Бер үткәчтен кире кайтамы?
Үкенәбез бик еш, шул көннәргә
Кайтасылар килеп яңадан.
Ник вакытсыз китә бик якыннар?
Көтмәгәндә безнең арадан?
Вакыттамы гаеп? Үзебезме?
Мизгелләрне кулдан югалтып,
"Бер югалткан кире кайтмый"- диеп,
Гел яшибез бушка юатып?
Кадерләргә кайчан өйрәнербез,
Бирелгән бу мизгел - сәгатьне?
Сылтаумы соң гомер агышына?
Әллә инде бары сәбәпме?
Гөлнар Әхмәтҗанова, Чүпрәле районы, Иске Ишле авылы. 23.01.2024.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев