Предыдущая публикация
Җырга сала кемдер мәхәббәтне,
Дастаннарда язып калдыра
Шул мәхәббәт бозлы суга сала,
Шул мәхәббәт утта яндыра.
Мәхәббәтнең була күп төрлесе,
Җаваплысы, керсез - аклысы.
Ул мәхәббәт бер карасаң салкын,
Бер карасаң ялкын чаткысы.
Мәхәббәттән башын җуя кемдер,
Кайберәүләр хистән исерә.
Ә гашыйклар тиңли болындагы,
Иң хуш исле чәчкә исенә.
Мәхәббәтсез кемнәр яши алган?
Таш йөрәкне хәтта эретә.
Олысына - кечесенә бүлми,
Барысын да бердәй тилертә.
Гөлнар Әхмәтҗанова, Чүпрәле районы, Иске Ишле авылы. 23.01.2024.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 2