Предыдущая публикация
Кая соң син балам, бир хәбәр,
Ничәнче көн килми хатларың.
Кемнәр өчен җавап бирәсең?
Кемнәр өчен эчтең антларың?
Җылы түшәк, кайнар ризыклар,
Төшләреңә бик еш керәме?
Төш күрерлек йокың бармы соң?
Әллә инде әз-мәз генәме?
Гомер теләп баккан аналар,
Без биргән бит җанның яртысын.
Бәхет сорап биләү биләдек,
Язмышларның юрап яхшысын.
Иң авыры- ялгыз башларны,
Мендәрләргә куеп елаулар.
Ишетелсен бары Аллахка,
Дога кылып һәркөн сораулар.
Кайтсын бары исән әйләнеп,
Бу сугыштан көткән балалар.
Тик әлегә әрнеп кан саркый,
Күңелдәге тирән яралар.
Гөлнар Әхмәтҗанова, Чүпрәле районы, Иске Ишле авылы. 08.02.2024.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 7