Предыдущая публикация
Сөйгән ярлар беркөн ташласа,
Яра салып кайнар йөрәккә.
Санламаган кеше нигә кирәк?
Башкаларга бир син бүләккә.
Нигә кирәк хыянәткә барып,
Чит ятлардан назлар эзләгән?!
Күпме яшәп, синең хисеңне,
Күңелеңнең төсен күрмәгән?!
Куаныгыз, андый ярларның,
Ераккарак китеп барганын.
Сабыр булып көтеп яшәгез,
Чын сөюнең бөре ярганын.
Лаек түгел алар, белегез.
Сезнең шулай янып-көюгә.
Юлыгырсыз беркөн чын-чынлап,
Ихлас матур, керсез сөюгә.
Гөлнар Әхмәтҗанова, Чүпрәле районы, Иске Ишле авылы. 24.01.2024.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 33