— Шулай номерларның активлыгы тикшерелә. Автоматлаштырылган система номерларны үзе җыя. Әгәр кеше җавап бирә икән, бу номер “тереләр” исемлегенә кертелә, шуннан соң төрле спам шалтыратулар артачак, сезгә төрле хезмәт, тауарлар тәкъдим итә башлаячаклар.
Нинди номерларга җавап бирү куркыныч
— Кыска номерлар белән сак булырга кирәк. Бу сезгә хезмәт күрсәтә торган банк номеры түгел икән, җавап бирмәү яхшырак. Кыска номерлар билгеле бер оешмага беркетелә, алар үзләренең рекламасын тарата. Соңгы вакытта мошенниклар банк номерын күрсәт