Нэни гуги..... Хэерле кичлэр сезгэ, Бугендэ узенен мэшакатьлэре белэн кон дэ узып китте. Аллага шокер. Ничектер бу араларда коннэрдэ салкынайтып жибэрде,могаен ботен регионда да шулай ахырысы. Эллэ коннэрнен салкын торуы,эллэ кунеллэрнен сагышлануымы шунда сабый чакларымны уйлап утырам эле. Хэтер китабымнын экеренгенэ уткэндэге битлэрен ачамын. Казаннан ике яшемдэ мине авылга,кече этнэгэ алып кайткан. Эле юньлэптэ ни урысча,ни татарча сойли алмагач эни аптырап инде бездэн ерак тугел генэ яшэгэн омеголсем исемле эбигэ мине алып килеп курсэткэн. Аннары омегелсем эби инде мин эле шул ык,мык нидер сузлэр сойлэгэнне тынлаганнан сон ниндидер догалар укып тан суы белэн ошкергэн. Эбинен догасы кочле ахырысы булган ,мин анларлык телдэ сойлэшэ,сузлэр эйтэ башлаганмын курэсен! Шуннан сон омеголсем эбине мин гел эби дип йордем,уземнен эбием дип йордем. Авылда да халык ничектер минем омеголсем эбине эбием дип атап йортуне хуп курделэр,алай болай ,,бу синен эбиен тугел,,дип эйтуче булмады. Анын ое тау башында иде. Кечкенэгенэ жыйнаккына йорт.. Омеголсем эби эле мин хэтерлэуем буенча куяннар асрый иде. Менэ гел су буенда усэ торган талларнын ниндидер жил сындырган ботакларын жыя иде. Мин гел булыша идем эбигэ! Эле укырга кермэгэн вакытлар. Шул алты яшемдэ булганмындыр. Ничектер бер кичне эле кич утырганда,кайсебер коннэрдэ мин анда йоклап та кала идем эби янында. ,йомышак куян мамыгыннан кулыма биялэй бэйлэп бирде! Шундый жылы иде ул биялэйлэр,эйтеп бетергесез! Сабыйларны шатландыру очен куп нэрсэ кирэкми бит.! Омеголсем эбинен кызы голсимэ апай бар иде. Ул эледэ бар. Исэн сау. Ренат исемле абый белэн илле елдан артык гомер иттелэр! Аннары шунысы да гел истэ эбинен ое тау башында булу сэбэпле безне кыш конне укытучыларыбыз рокыя апай белэн нурания апай /башлангычларны гомер буе укыттылар/,ботен башлангыч класс укучыларын энэ шул тауга ,эби ое янына чана шуарга алып менэлэр иделэр. Эй кунелле дэ була иде чана шуулар! Тиз арада чана шуганда эле эби янына кереп чэй эчеп чыгарга да олгерэ идем. Куп еллар утте шул омеголсем эбидэ,укытучыларым рокыя апай белэн нурания апайда,эниемдэ инде гомер бакыйлыкта,. ! Голсимэ апайнын гомер иткэн ире ренат абыйда,эби ое янында кыш коннэрендэ бергэ чана шууучы балаларнын да кайсеберлэре хэзер юклар! Урыннары ожмахта булсын! Минем бу сабый вакытларны искэ алып язган истэлеклэрем аларнын рухларына изге догаларым булып барып ирешсен,илахым,амин!! ..... Авыл абзые..... Хэзергэ саубуллашыйк!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 5