Шул көннән башлап күңелсез хастаханә тормышында Асия үзенә бертөрле урын алды. Ул хастаханә шартлары сыйдырган хәтле уйнады да, җырлады да, хәтта биеде дә.
Әлбәттә, иске хастаханә халаты, таушалып беткән иске чүәк киеп бию бик сәер иде. Ләкин Асия күбрәк чегәнчә яки һиндча — муеннарын, иңбашларын уйнатып биеде. Аның муен хәрәкәтләре шулхәтле гаҗәп иде, аңа исе китеп карап торган хатыннарның берсе: «Асия, синең муеның камырмы әллә?» — дип сорап куйды.
Асия белән Гөлшәһидә арасында дуслык урнаша башлады. Һәм беркөнне Асия, аны бакчага алып чыгып, үзенең иң яшерен, иң авыр серен дә сөйләп бирде.
— Ничек башларга да белмим, — диде ул, иренен тешләп. — Оят... Бер табиб миңа, бу йөрәк белән... кияүгә чыгарга ярамый, диде. — Асия, ике кулы белән йөзен каплап, шактый озак эндәшми утырды. — Бу бит, Гөлшәһидә апа, кыз кешегә коточкыч...
Сездән яшермим, минем сөйгән егетем бар. Мин аңа ни дип әйтергә тиешмен? Ул
барыбер ышанмаячак. Ә үземә ни куаныч кала? Ихтыярсыздан монашка булу... Кайчак уйлыйм-уйлыйм да агу эчимме дип тә куям... Мин үз-үземне кызганмыйм, үз-үземә бик аяусыз, шәфкатьсез буласым килә... Мин Горькийның лачыны була алыр идем.
Ләкин ул көрәштә яраланган, ә мин... Нигә мин бу кадәр кимсетелгән? Нигә миңа кешеләргә бирелә торган иң гади бәхет тә бирелмәгән? Минем дә яшисем килә бит! Яшисем, яшисем килә кеше төсле!
7
Асиянең яңа борчуы турында Гөлшәһидә икенче көнне үк башта Маһирә ханымга, аннары профессорга сөйләп бирде. Әбүзәр абзый нәфрәтләнеп китте:
— Сүзен уйлап сөйләмәүчеләрне мин гомумән яратмыйм, сүзен уйлап сөйләмәүче табибны мин кызган табага бастырыр идем. Әйе, әйе, ялгыш әйтмәдем, һич! Сүзнең
кадерен һәм көчен язучылар белән шагыйрьләр генә түгел, табиблар да белергә тиеш. Чөнки табиблар да кеше белән, аның күңеле белән эш итәләр. Кешене үтерер өчен бер сүз җитә, ә терелтер өчен... — Профессор башын чайкады. — Хәтерлисезме, Гафуров дигән авыру ничек газапланды? Ни өчен? Фәкать Полина Николаевна «сезнең
йөрәгегез миңа ошамый» дип әйткән өчен генә! Саксыз сүз — агулы хәнҗәр!
Онытмагансыздыр, «сезнең кулыгыз инде төзәлмәс» дип әйткән өчен Хаҗиев Тамара Ивановнага ничек рәнҗеде. Авыру үзенчә уйлый бит: Тихоновның кулы бер елдан соң төзәлгән, Рыжовның аягы ике елдан соң йөри башлаган. Нигә аныкы гына төзәлмәскә тиеш. Игътибар итегез: авыру срок турында сүз алып бармый, чөнки авыруының
җитди икәнен ул үзе дә белә. Шуңа күрә дә авыруны теләсә нинди очракта да куркытырга, өметтән аерырга ярамый. Ә Асия... кияүгә дә чыгар, бала да табар. Сез аңа шулай дип әйтегез... — Профессор, ике кулын артына куеп, арлы-бирле йөренә башлады, аннары идән уртасында туктады, башын чайкап алды, елмайды: —
Беләсезме, бер уйласаң, Асиянең иң яшерен серен безгә ачуы начар нәрсә түгел бит. Димәк, ул безгә ни дәрәҗәдәдер ышана башлаган инде. Бу сезнең уңыш, Гөлшәһидә. Әйе, әйе. Маһирә ханымның да, әлбәттә. Ләкин алда кыенрагы тора әле. Әгәр без аны
дәваларга алынсак, без аның авыру йөрәген генә түгел, бөтен организмын дәваларга тиеш булачакбыз, чөнки аның бөтен организмы авырый. Без аның бөтен нерв
системасын һәм, — профессор бармагын күтәрде, — күңелен дәваларга тиеш булачакбыз! Кайсыгыз белә, Асиянең сөйгән егете Казанда яшиме?
— Юк, диңгезче ул, — диде Гөлшәһидә.
— Шулай укмыни?! Димәк, ул хатлар белән генә юанын яши. Ә хатларның юлы
кайчак бик озын була... Гел борчу, гел билгесезлек. — Профессор тагын бер тапкыр
кабинетны әйләнеп чыкты, сәгатенә карап алды. — Миңа кайтырга рөхсәт итегез инде. Сәгать өчтә Тынычлыкны саклау комитетының утырышы була, дигәннәр иде. Газетага мәкалә язасым да бар.
— Бигрәк күп эшлисез, Әбүзәр Гиреевич. Әзрәк үзегезне саклый төшәргә кирәк. Яшь чагыгыз түгел бит.
— Күңелем яшь әле минем, Маһирә, — дип, каш сикертеп куйды профессор. — Иртәгә Фазылҗан килә. Аңа Исмәгыйльне дә күрсәтик. Тагын кемнәрегез бар? Әзерләгез.
Кулына таяк тотып урам буйлап барганда, Маһирә ханымның кисәтүен исенә төшереп, профессор, көлемсерәп, башын чайкап алды. Бу хатынга ул ачулана алмый иде, әмма үз өе белән хастаханә яки үз өе белән амбулатория арасын гына таптаучы, шуннан
башканы белмәгән һәм белергә дә теләмәгән, үз иминлеген генә, үз тынычлыгын гына кайгырткан һәм әкренләп яңа тип мещанга әверелеп баручы табибларны гомере буе
җене сөймәде. Табиб профессиясен ул иң тынгысыз, иң халыкчан профессия дип саный иде. Табиб һәрвакыт халык арасында булырга тиеш. Бөек медиклар, табиб
профессиясе турында сөйләгәндә, «белем, намус һәм җәмәгатьчелек» дип тикмәгә генә шушы өч нәрсәгә бертигез басым ясамаганнар. Киң җәмәгатьчелек арасында
медицина, санитария белемнәрен тарату — табибның иң изге бурычы. Бу эшне безнең көннәрдә аеруча киң җәелдерергә кирәк, чөнки медицина кояшы хәзер
профилактикага таба борыла, гигиена беренче урынга күчә.
Соңгы елларда картлыгы сәбәпле Әбүзәр абзый күп кенә җәмәгать эшләреннән читләшергә мәҗбүр булса да, Тынычлыкны саклау комитетында эшләвен туктатмады, моны ул, медицина өлкәсендә эшләү кебек үк, үзе өчен зур мәртәбә итеп санады.
Узган сугышның фаҗигасен үз башыннан кичергәнгә генә түгел, сугыш бетеп ничәмә- ничә еллар үткәннең соңында да сугыш корбаннарының биниһая газапларын көн саен күргәнгә генә дә түгел, бәлки яңа атом сугышының кешелеккә китерәчәк зыянын
башкалардан тирәнрәк аңлаганга күрә, бөтен көчен биреп сугышка каршы көрәшә иде ул. Бу турыда ул бик күп чыгышлар ясады, мәкаләләр язды. Бүген дә аның чыгышын шыгрым тулы зал гаять зур кызыксыну белән тыңлады. Аксюша түти, Галина
Петровна уңае белән сугыш еллары истәлекләре яңаруы аның чыгышына кабатланмас эмоциональ көч бирде.
— Без кешелекнең якты киләчәгенә ышанабыз, шуңа күрә дә тынычлык өчен көрәшәбез, — диде ул. — Сугыш юлы белән якты киләчәккә бару, кешелекнең
яртысын корбан итү бәрабәренә калганнарга бәхет яулау — бу акылсызлар, кешелекне сөймәүчеләр эше генә. Мин кешеләрне яратам, мин аларның атом утында көюен
теләмим. Канлы акылсызлык бөтен кешелек тарафыннан хөкем ителергә тиеш! — дип, көчле алкышлар астында сүзен тәмамлады ул.
Ә кич белән ул өлкә газетасы өчен «Медицинадагы соңгы яңалыклар һәм им- томчылык» дигән темага мәкалә язарга утырды. Беренче җөмләсен язды да уйга калды. Яратмады, сызды.
Әбүзәр абзый әле революциягә кадәр үк ислам динен фаш итүче мәкаләләр язгалады. Моның өчен мулла-мунтагай аңа нинди генә бәддогалар укымады, аны нинди генә тәмуглар белән куркытмадылар. Хәзер ул чаклар исенә төшкәч, профессор елмая, ләкин шунда ук чырае җитдиләнә дә: аңа бәддога укыган мулла-мунтагайның
каберләре әллә кайчан җир белән тигезләнгән булса да, алар чәчеп калдырган агулы орлыклар әле һаман да караңгы почмакларда вакыт-вакыт шытып чыккалыйлар. Динче һәм им-томчыларның мәкерлеге тагын шунда, алар өйдән өйгә кереп йөриләр,
кешеләрнең бәхетсезлегеннән, дини хисләреннән, хорафатлардан, медицинада әлегә
ачылып җитмәгән яклар булудан бик оста файдаланып, барысын да астыртын рәвештә, битлек киеп эшлиләр. Соңгы елларда дингә каршы көрәшнең йомшаруы, бу эшне
үзешчәннәргә генә йөкләп, аларның көлүеннән канәгатьләнү белән Әбүзәр абзый һич тә килешә алмый иде.
Өстәлдә яшел абажурлы лампа гына яна, түшәмдәге утлар сүндерелгән. Урамда караңгы... Әбүзәр абзый урыныннан торды, арлы-бирле йөренеп алды. Күзе шкаф
башындагы тонык кына ялтыраган Пушкин бюстына төште. Александр Сергеевичның да йөзе уйчан күренә, әйтерсең ул да төн йокламый нидер яза. Залдагы зур сәгать
моңлы итеп кичке сигезне сукты. Өй эче шактый салкынча иде, җитмәсә, тышта яңгыр да явып торганга, бүлмә дым да тарта. Профессор пижама өстеннән мех эчле җиңсез куртка, аягына, чүәкләрен салып, җылы каталар киде. Шуннан соң яңадан өстәл янына килде, яза башлаган мәкаләсенә аяк өсли генә күз ташлады. Аннары, нидер исенә төшкәндәй, тиз генә телефон янына барып, хастаханәгә шалтыратты, авыруларның хәлләрен сораштырды. Бары тик шуннан соң гына, тынычланып, кулына каләм алды.
Һәр иҗат кешесенең ниндидер бер ноктасы була. Бу ноктаның нәрсәдән гыйбарәт икәнен тәгаен генә әйтүе дә читендер: фикер туа башлавымы, җанның үзенә бертөрле тынычланып калып, зиһеннең тышкы тәэсирләрдән вакытлыча котылып, бөтен игътибарның иң кирәкле, шушы минутта бердәнбер мөһим уйга туплануымы яки бүтән бернәрсәме — менә шул нокта табылса, эш җайга китә. Әбүзәр абзый да,
азаплана торгач, шул ноктасын тапты, ахрысы, язып китте һәм мәкаләсен тәмамламый
— ча урыныннан тормады.
Сәгать унны сукканда, Әбүзәр абзый оеган арка сөякләрен язып рәхәтләнеп киерелде. Күңеле канәгать иде аның. Өй дә җылынган, бүлмә дә яктырган кебек, Александр
Сергеевичның да кәефе яхшырган шикелле.
Иртәгесен Фазылҗан Яңгура хастаханәгә әйткән минутында килде. Хирургларның күбесе кебек Фазылҗан да буйга-сынга мәһабәт, йөзгә чибәр, яңакларында сәламәт алсулык уйнап тора. Корсагы калыная башлаган, әмма озын халат астында сизелми
диярлек. Аның ничә яшьтә икәнен тәгаен әйтү дә читен. Кырыкны да, иллене дә биреп була торган билгесез яшьтәге ирләр була бит. Яңгура шундыйларның берсе иде. Киң һәм алгарак чыгып торган маңгае өстендәге бер тотам ак чәче дә шул билгесезлекне
арттыра төшә шикелле.
Профессор белән күптән очрашканнары булмаганга, медицина әһелләре арасындагы яңалыклар белән уртак — лашып алдылар. Күбрәк Яңгура сөйләде, чөнки аның
белмәгән һәм ишетмәгән нәрсәсе юк иде.
Дәвамы бар
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 4