Хәтер йомгакларын сүткән чакта,
Күзгә килә сагыну яшьләрем.
Яшьлек, яшьлек... гүя бер мизгелдә,
Яшен булып кына яшнәдең...
Сагынырлык бит ул безнең яшьлек,
Бер мизгелгә йомам күземне...
Авылымның инеш буйларыннан
Гармун моңы агыла түгелме?...
Егет-кызлар кушыла, җыр сузыла,
Үзебезнең татар моңнары.
Әйтегезче, татар җырыннан да,
Ятышлырак җанга моң бармы?
Капка төбе саен яше-карты
Кич утыра барсы гөрләшеп.
Күрше- тирә гүя бертугандай,
Сүзләр бетми никтер сөйләшеп.
Яшьләр китә аннан шау-гөр килеп,
Клубка, дип, кичке уенга.
Күрче әнә, нинди егет атлый,
Сөйгән кызын алып куенга.
Ә клубта аяк арыганчы,
Сиптерәләр бию көенә.
Әнкәй әйткән вакыт җитү белән,
Йөгерәсең аннан өеңә...
Арттан кайта күрче, чибәр егет,
-Ник кайтасыз, иртә бит әле?
Кыз оялып башын түбән ия,
Уттай яна алсу битләре.
Тәүге сөю, газаплы да, татлы,
Иң нык дуслык туа яшь чакта.
Күзләремне йомып бер мизгелгә
Кайтып килдем менә шул чакка...
Хәтер йомгакларын сүткән чакта,
Күзгә килә сагыну яшьләрем.
Яшьлек, яшьлек... гүя бер мизгелдә,
Яшен булып кына яшнәдең...
( Авторы билгесез...)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2
Хәтер йомгакларын сүткән чакта,
Күзгә килә сагыну яшьләрем.
Яшьлек, яшьлек... гүя бер мизгелдә,
Яшен булып кына яшнәдең...
Сагынырлык бит ул безнең яшьлек,
Бер мизгелгә йомам күземне...
Авылымның инеш буйларыннан
Гармун моңы агыла түгелме?...
Егет-кызлар кушыла, җыр сузыла,
Үзебезнең татар моңнары.
Әйтегезче, татар җырыннан да,
Ятышлырак җанга моң бармы?
Капка төбе саен яше-карты
Кич утыра барсы гөрләшеп.
Күрше- тирә гүя бертугандай,
Сүзләр бетми никтер сөйләшеп.
Яшьләр китә аннан шау-гөр килеп,
Клубка, дип, кичке уенга.
Күрче әнә, нинди егет атлый,
Сөйгән кызын алып куенга.
Ә клубта аяк арыганчы,
Сиптерәләр бию көенә.
Әнкәй әйткән вакыт җитү белән,
Йөгерәсең аннан өеңә...
Арттан кайта күрче, чибәр егет,
-Ник кайтасыз, иртә бит әле?
Кыз оялып башын түбән ия,
Уттай яна алсу битләре.
Тәүге сөю, газаплы да, татлы,
Иң нык дуслык туа яшь чакта.
Күзләремне йомып бер мизгелгә
Кайтып килдем менә шул чакка...
Хәтер йомг...ЕщёХӘТЕР ЙОМГАКЛАРЫН СҮТӘМ...
Хәтер йомгакларын сүткән чакта,
Күзгә килә сагыну яшьләрем.
Яшьлек, яшьлек... гүя бер мизгелдә,
Яшен булып кына яшнәдең...
Сагынырлык бит ул безнең яшьлек,
Бер мизгелгә йомам күземне...
Авылымның инеш буйларыннан
Гармун моңы агыла түгелме?...
Егет-кызлар кушыла, җыр сузыла,
Үзебезнең татар моңнары.
Әйтегезче, татар җырыннан да,
Ятышлырак җанга моң бармы?
Капка төбе саен яше-карты
Кич утыра барсы гөрләшеп.
Күрше- тирә гүя бертугандай,
Сүзләр бетми никтер сөйләшеп.
Яшьләр китә аннан шау-гөр килеп,
Клубка, дип, кичке уенга.
Күрче әнә, нинди егет атлый,
Сөйгән кызын алып куенга.
Ә клубта аяк арыганчы,
Сиптерәләр бию көенә.
Әнкәй әйткән вакыт җитү белән,
Йөгерәсең аннан өеңә...
Арттан кайта күрче, чибәр егет,
-Ник кайтасыз, иртә бит әле?
Кыз оялып башын түбән ия,
Уттай яна алсу битләре.
Тәүге сөю, газаплы да, татлы,
Иң нык дуслык туа яшь чакта.
Күзләремне йомып бер мизгелгә
Кайтып килдем менә шул чакка...
Хәтер йомгакларын сүткән чакта,
Күзгә килә сагыну яшьләрем.
Яшьлек, яшьлек... гүя бер мизгелдә,
Яшен булып кына яшнәдең...
( Авторы билгесез...)