Предыдущая публикация
Бердән-берем минем ,яшьлек ярым,
Йөрәгем эчендә җылыда.
Күңел кабатлый,йөрәк онытмый,
Яшьлекнең хисен дә,җырын да.
Бердән-берем,бул яшен чаткысы,
Яктылык бир,көтәм,күңелгә!
Аңлачы хәлне,юатчы җанны,
Синсез мин бербөтен түгеллә...
Бердән-берем,күктәге йолдызым,
Синсез бит,җанкаем әлсери.
Килче яныма,җылыт җанымны,
Йөрәгем интегә,хәл сорый.!
Бердән-берем минем,назлы җилем,
Күңелем төенен сүт әле.
Талган йөрәгемне йөрәгеңнең,
Түренә сөенеп көт әле!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 5