Әкрен генә җәяү атлап,
Кайтып киләм авылыма.
Яңгыр да поскаклап тора,
Атлаулары авыр гына.
Юлларымны урап барам,
Җырларымны көйләп алам.
Үтеп киткән җилләремә,
Серләремне сөйләп калам.
Талгын гына искән җилләр,
Гүя,мине каршы ала.
Белә кебек:Бу ханымның,
Беркеме юк каршыларга!
Поскаклаган талгын яңгыр,
Аяк астын җайсыз иткән.
Туган якка юл тапмаган,
Хәлсез микән?Җансыз микән?
Маңгаена кулын куеп,
Көтеп торган әңкәем юк.
Сагынып көткән әткәем юк,
Кайтмыйм-диеп әйткәнем юк!
Авылыма кайтып җиттем,
Артта калды җәяү юллар.
Мине танып,күрешергә,
Сузылалар бик-күп куллар.
Якын иткән кешеләргә,
Чәйгә кердем күршеләргә.
Йөзе ачык,куя кашык,
Кайткан,минем ишеләргә.
Зияратка менәм әле,
Гөлләмәләр куярга дип.
Әткәй белән әңкәемә.
Чал башымны ияргә дип.
************
Җәяү юллар үтә алам,
Сагынып яшәр йөрәгем бар!
Сөенеп яшим,җырым белән,
Юлларыма кирәгем бар! Автор Бакирова Фәзилә.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 172
Шифалы һавасын суларга.
Туган якның таныш каеннары
Каршы алыр чыгып юлларга.
Рәхмәт сезгә Фәзилә апа, менә әкрен генә сезнең белән туган авылыбызга кайтып килдек. Хәтерләр яңарды...