Предыдущая публикация
Бердән-берем минем ,яшьлек ярым,
Йөрәгем эчендә җылыда.
Күңел кабатлый,йөрәк онытмый,
Яшьлекнең хисен дә,җырын да.
Бердән-берем,бул яшен чаткысы,
Яктылык бир,көтәм,күңелгә!
Аңлачы хәлне,юатчы җанны,
Синсез мин бербөтен түгеллә...
Бердән-берем,күктәге йолдызым,
Синсез бит,җанкаем әлсери.
Килче яныма,җылыт җанымны,
Йөрәгем интегә,хәл сорый.!
Бердән-берем минем,назлы җилем,
Күңелем төенен сүт әле.
Талган йөрәгемне йөрәгеңнең,
Түренә сөенеп көт әле!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 77
Бердәнберем дигәнем бик ерак - еракта калды яшьлек язында.
Көй язучысы табылса бик матур эчтәлекле җыр булыр иде.
Юк, алдама, акыл! Йорэк бит ул исемне хэр тибеше саен кабатлый! Уйлар белэн уйлар тоташа да, Салават Купере кебек, жихан кинлегендэ ике исем языла! Бу сагынудан акылдан язмас очен ходай тэгалэ тарафыннан жибэрелгэн балкыш! Аны Син Хэм мин генэ курэбез!
Тоям, сизэм - озелеп сагынасын...
Төшләремә бик ешь керәсең.
Керәсең дә,кыенсынып кына,
Миңа гөлләмәләр бирәсең,
Син дә сагынасың, күрәсең!
.