Дөрестән дә, кайчакта аралашкан кайбер кешеләр турында дөрес булмаган фикерләр туа. Бу уйларым белән килешерсезме, юкмы, сездән комментарийлар көтеп калам.
БУЛАМЫ СОҢ НАЧАР КЕШЕЛӘР?
"Начар кеше"- дибез, кайбер чакта,
Буламы соң начар кешеләр?
Гамәлләрен аңламыйча кайчак,
Туа бездә шундый фикерләр.
Изге булып туабызмы җиргә?
Күңелебез нинди? Кем белә?
Михербанлык яши һәр кешедә,
"Яхшы-начар",- диеп кем бүлә?
Һәр йөрәктә яши матурлык,
Аның өчен җылы сүз кирәк.
Гомер бит ул безгә бирелгән,
Аллаһыдан олы бер бүләк.
Гел яхшылык көтеп торганчы,
Уртаклашыйк баштан үзебез.
Өйрәнсен лә, ятлар сагышын,
Күрергә шул күңел күзебез.
Юк ышанмыйм, начар кешеләр,
Була алмый җирдә ничек тә.
Пәрдә корып яши күбебез,
Күңелебез бик еш китеккә.
Гөлнар Әхмәтҗанова, Чүпрәле районы, Иске Ишле авылы. 20.01.2024.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 13