Кар яуганга зинхар борчылмыйк,
Туплар яумый - шуңа куаныйк.
Тынычлыкны теләп таңнарда,
Дога белән һәркөн уяныйк.
"Буран күмә"- диеп, уфтанмыйкчы,
Яшь гомерне туфрак күммәсен.
Өмет белән яши күбебез,
Шул өметләр бер үк сүнмәсен.
Ак кар эрер язгы ташуда,
Боз туңмасын бер ук йөрәккә.
Бәсләр сарган хозурлыкны күреп,
Кош куана хәтта тирәктә.
Тирән карда калган безнең эзләр,
Югалырлар вакыт үткәч тә.
Сагынырга калсын гамәлләр,
Җир йөзеннән беркөн киткәч тә.
Ак юлыбыз калсын үткәндә,
Искә алсын безне киләчәк.
Тәкъдиребез ниләр кушканны,
Барыбыз да бер көн күрәчәк.
Яусын карлар, иссен җилләре,
Чын кышларның иң төп билгесе.
Ак карлардай ап-ак булсачы,
Кешеләрнең күңел көзгесе.
Гөлнар Әхмәтҗанова, Чүпрәле районы, Иске Ишле авылы. 22.01.2024.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 14