Предыдущая публикация
Каршы алырсың мы- әллә юк ?
Кайтыр юлга еллар тузан салган
Сагынмаган бер көн, бер төн юк .
Авылыма кайтам- хыялларда
Инеш буйларыннан узамын .
Кайтам әле, булсын күңелдә соң ?
Бар бит анда үскән урамым !
Авылыма кайтам язларымда ,
Җәйләремдә булып күбәләк .
Кышларымда ак кар булып кайтсам
Алтын көзләр тарта күберәк .
Авылыма кайтам уем белән
Ап-ак карлар сезгә сәламем .
Күрешүләр насыйп булсын диеп
Хисләремне язып саламын !
Манзума Сибгатуллина . 28.12.2023.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев