Предыдущая публикация
Башкортостан Балтач районы.Түбән Карыш авылы)
***Сагындым Карыш урамнарын...***
Сагындым Карыш урамнарын,
Биш күлле үзәннәрен.
Картинәйнең сабыр гына,
"Соңлама " - диюләрен.
Кайтыр идем сиңа, Карыш
Тыңлар идем камыш җырларын.
Җәйге кичтә яңгырап торган,
Сагындыра гармун моңнарың.
Балачагым, яшьлегем дә
Минем сиңа бәйләнгән.
Күңелемдә онытылмас,
Садә хискә әйләнгән.
Таллардан тамды күз яше,
Озатты безне елап.
Җилләр генә юаткандай,
Чәчемнән үпте назлап...
И,Карыш, Түбән Карыш
Синна́н башка уза тормыш.
Шулай язылгандыр инде
Ходайдан безнең язмыш...
Сагындым Карыш урамнарын
Биш күлле үзәннәрен.
Картинәйнең сабыр гына,
"Соңлама " - диюләрен...
(Ризида Шутова 25.11.23)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев