Предыдущая публикация
Уйнакламыйм, сабыр чорым
Гомеремдә көз мәле.
Никтер күңел һаман яшь,
Чәчәкләре тере әле.
Яфракларым бирешмәгән,
Ачы кояшка пешмәгән.
Җимешләрем җитешкән,
Салкын кырау төшмәгән.
Ул-килен, оныкларым –
Тормыш гөлләремнең үзе.
Җимешләрем белән ямьле
Гомеремнең алтын көзе.
Уйларымның очы юк:
Бер җыям, бер таратам.
Хәтер сандыгын актарам.
Бу чорымны ихлас яратам.
Сания Шәрипова, Бүздәк 18.09.2017
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев