Гөлфия Гаянтәрҗемәсе
Берәү сөйли:
"Бервакыт савап эш эшләдем.
Кич сигаретым беткәне исемә төште дә ,йөгердем якындагы супермаркетка. Ул унбергә тиклем эшли. Кайтып киләм шулай жай гына атлап.Инде караңгы да төшкән.Алдымнан бер матуркай бара. Ике кулында ике авыр пакет,-сыгылып төшкән инде бичара. И Рәсәй хатын-кызлары, барысы да шулай бит инде!.. Эштән эт кебек арып кайталар,аннан кибеткә кереп, ат кебек төянеп чыгалар.Ә кайткач күпме эш?!
Барам шулай артыннан,тез астындагы матур чокырына карап. Арт ягы йомыры,бик матур!Чәчләре дә...Биек үкчәдә житмәсә!Тек-тек,тек-тек,тек-тек бара. Авыр булса да матур атларга тырыша.Менә ничек инде шундый чибәркәйгә ярдәм итми була?!
Булуын булыр иде инде анысы .Шулай артыннан гына бар да бар бит инде...теге тез астындагы чокырга карап .Йә булмаса уз да кит бит инде!.."Чокыры чокыр...Ярдәм итергә кирәк "-мин әйтәм!...
Куып життем дә культурно гына итеп:"Хаерле кич!Бирегез пакетыгызны күтәрешим!"-дим. Әкреееен генә әйттем,курыкмасын дип,почти пышылдап кына!..Караңгы бит,кешене куркытуың бар.Менә табип сезгә дәваланган өчен хакны әйтә бит,әнә мин дә шундый тавыш белән генә дәштем...
Әннекәем,торып чапмасынмы!!!Әйтерсең теге йомыры түтенә рогаткадан аттылар! Арыганнарын жил себереп алып китте диярсең!. .Йортына кадәрле булган ике йөзләп метрны "әһ"дигәнче чабып үтте дә ,подьездга кереп тә сызды. Ике кулындагы ике пакеты гына ялтырап калды...Иң
кызыгы шул-мин яшәгән подьездга кереп китте бит әле үзе! Димәк күршем икән.
Икенче юлы очраса рәхмәт әйтер әле .Менә әгәр дә мин очрамаган булсам кайчан кайтып житәр иде диген?!!
Ә болай-"вввыжт"и өендә!
Интернеттан
Гөлфия Гаянтәрҗемәсе
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 7