Предыдущая публикация
Йөз яшь яшә -диеп тели күрмә,
Үзең дә буласың сиксәндә.
Мине карау авыр булыр балам,
Яшең сиксән бергә киткәндә.
Озак яшә -диеп тели күрмә,
Мин картайсам, син дә бит кортка.
Алтмыш яшьлек балаң ,әңкәй-диеп,
Хәл белергә йөрер төп йортка.
Бар гомергә сәләмәтлек сорыйм,
Теләмимен гөмер озынны.
Ушны,зиһеннәрне алма Аллам,
Сакла балаларны,үземне.
Акыл,хәтерләрне җуйма Аллам,
Сорыйм синнән хәерле картлык.
Мәшәкәтләр бирмә балаларга,
Түшәкләрдә булмаек артык.
Бик тә озын гомер тели күрмә,
Олгаясыз,сезне кызганам.
Иртә таптым сезне,бергә үстек,
Минем газиз ике кыз балам.
Ә мин,сезгә,озын гомер телим,
Гөмерләр кичереп кем туяр.
Минем баш очыма .Дога укып,
Гөлләмәләр китереп кем куяр?
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 1