Бер хат килде миңа яшьлегемнән,
-Фәзилә апа,мине беләсең....
Еллар үтте,олгайдың бит инде,
Хәлләреңне килә беләсем.
Чая кыз идең син,Фәзилә апа,
Оста биеп күңел күтәрдең.
Артист иде синең кушаматың,
Гомерләрне ничек үткәрдең?
Тормыш иптәшеңне хәтерлимен,
Кара егет ,Яңа-Көектән.
Бер күрүдә сиңа гашыйк булды,
Тайпылмады синең кебектән.
Мине сагындыңмы,Фәзилә апа?
Мин бит синең сүнмәс яшьлегең!
Узып киттең,ә мин артта калдым,
Күңелләрем тулы яшь минем.
Хатлар яздым менә Фәзилә апа,
Белер өчен синең язмышны.
Еллар ага барды,саллар ерак калды,
Тик үз итмәдек без ялгышны!
ҖАВАП ХАТЫ.
Ничек онтыйм сине юләр яшьлек,
Төшләремдә эзлим кырлардан.
Синең сынны,синең тойгыларны,
Мин сагынып көтәм җырлардан.
Язмышыма бик тә кәнәгатъмен.
Минем яшем инде җитмештә.
Кара егет бакыйлыкка китте,
Хәлләр белешәбез тик төштә.
Алтын туйга кадәр гөмер иттек,
Сине искә алдык шул чакта.
И,дускаем,картайган яшьлегем,
Син һәрвакыт минем кочакта!
Шигырьләр язам мин үткәннәргә,
Җырга салып аны көйлимен.
Кызларыма,онык, дусларыма,
Язма аша сине сөйлимен.
-Фәзилә апа,авырдыр сиңа-дип,
Яшьлеккәем,зинһар көенмә!
Бар булганын тартам,сузам әле,
Пенсиям да килә өемә.
Аллам сәләмәтлек кенә бирсен,
Күңелләр пакъ булсын кар кебек!
Яшәү дәртем минем сүрелмәгән,
Алда әле гомер бар кебек!
Аллаһыма шөкер,балаларым,
Әңкәй-диеп җан атып тора.
Оныкларым инде буй җиттеләр,
Бәхет теләп яратып торам.
И,яшьлегем,рәхмәт инде сиңа,
Хәлне сорап хатлар салганга!
Ахирәттәгегә Оҗмах телим,
Хәерле картлыклар калганга!
Яшьлеккәем,сагыну хатыңны,
Бер ун елдан тагын яз әле!
Яшәү дәртем минем сүрелмәгән,
Сагынып көткәнем яз әле,
Ә,күңелем түрендә наз әле!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 266