Әниемнең, агайларым сөйләүенә караганда әткәем булдыклы кеше булган.Ничектер җае туры килеп хәттә ике ат тотып яшәгән.Бөтен гомере солдатта йөреп үткән.Үзе бик йомарт, киң күңелле, Уен-көлкеле һәм моңлы кеше булган. Дүртөйле базарына утын сатарга китеп, шуннан төшкән акчага агайларга гармун алып кайтсынмы, балаларга калач алып кайтсынмы. Дөнья малы- дуңгыз каны...Бәлки аның тормыш фәлсәфәсе шул булгандыр. Ул 44 яшьтә мәчет карты булып үлгән Мәчет манарасыннан азан әйткән
Сугыш башланганда мин23 яшьлек егет идем. Күп тә үтмәде безне ВЛКСМ- ның өлкә комитетына чакырттылар
да партияның өлкә комитетына алып киттеләр Безне берәм- берәм чакыртып алдыдар. Кереп чыкканнарны
иртәгә ВЛКСМ-НЫҢ өлкә комитетына килергә куштылар.
Икенче көнне безне сафка бастырып, исеме чыкканнарны
бер якка тезеп, калганнарны кайтарып җибәрделәр.
18-нче июль көнне безне бөтенләй икенче якка, көнчыгышка алып киттеләр.
Без Новосибирск шәһәренә килеп төштек. Анда барасыбызны Чиләбедә үк белә идек инде. Новосибирскда безне тагын дүрт- биш көн сайлаганган соң 5-6 кешене кайтарып җибәрделәр. Безне каршылаучыларның киемнәренә караганда, мин булачагымны белмәсәм дә, нинди хезмәттә булачагым ачык иде.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев